Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Элеккеге матрос Шешминкада сарыклар үрчетә

Сарыклар асрарга урыны бар инде аның, хәзер 200 гектар чамасы җир дә аласы килә. Анысы да булыр, үзмәшгуль якташыбыз куелган максатына ирешә торган кеше.

-Минем буш вакытым күп, - ди Геннадий Константинович. -Нефтьчеләрдә бер тәүлек эшлим дә, өч тәүлек ял итәм. Шуңа күрә сарыклар үрчетергә алындым.

Былтыр, ниһаять, ул Шешминкада озак еллар буш торган, ташландык диярлек берничә бинаны 49 елга арендага алган, моңа документлары да кулында. Элеккеге гаражның ишекләрен яңарткан, тирәсен җыештырган. Инде стеналарны рәткә китереп, түбәсен кабат эшлисе калган.

Таштан, блоктан салынган складның шулай ук ишекләре, тәрәзәләре яңарган, түбәнең бер өлешен калай белән япканнар. Өченче бина – элеккеге тегермәндә дә ремонт үткәрелгән.

-Гараж бинасында 200 төргәк печән сакладым, складта сарыклар кыш чыкты, - ди Геннадий Петряков.

Киләчәктә үзмәшгуль якташыбыз тегермәнне үз эшчеләре өчен торак йорт хәленә китермәкче була, биредә душ та ясарга хыяллана.

Петряков фермасында бүген 112 баш сарык бар. Башта алар дүрт кенә булган, аннары  - 25. Урын юклыктан, шулкадәр малны Мордва Афонькәсендә асрап тора.

Аның сарыклары романовская, җирле, күрдүк токымлы, аналары күбрәк, дүртесе – тәкә, 12се – быелгы бәрәннәр. Буаз сарыклары бәрәнләгәч, кайвакыт алар икешәр бәрән китерә, көтүдә баш саны быел ук 200гә җитәргә тиеш. Әлегә ул сарыкларын сатмый.

Озакламый ябык биналар янында көтү урынын киңәйтергә планлаштыра Геннадий Константинович, электркөтүче дә “ялламакчы”. Сарыкка иркенлек, саф һава кирәк. Җылыткач, йоннарын да кыркыйсы. Бу эшкә алынырга теләүчеләр дә бар икән. Кирәк бит, 8 мең сумга йон кырку машинасы сатып алган. Петряковның үз эшчеләре дә дүртәү. Аларның үзмәшгуль авылдашларына үпкәсе юк, эшләгәнгә түләп тора бит.

-Былтыр болыннарда, чокырларда чабылган үләннәрне-печән төргәкләрен, 30 гектар участоктан суктырып алынган бөртекнең дә бер өлешен саттым, хәтта, барыбер яндыралар гына бит, Елховойга кадәр барып салам төргәкләдем, - ди Геннадий Петряков. -Хезмәт хакына түләргә акча шуннан килә инде. Әле менә бер үгезебез суярлык була.

Ул яшьтән үк авыл хуҗалыгы эшләрен белеп үсә, әтисе бик иртә, 50 яшендә үк вафат булган егет мөстәкыйль тормыш алып баруның нәрсә икәнен яхшы белә, барын да үзе таба. Тырышкач, кулланыштагы дүрт трактор, бер КамАЗ кайтарып куя, тагылма агрегатлар да табыштыра. Бүген бер тракторы күрше авыл фермерында чәчүгә җәлеп ителгән.

-Безнең җирлек тракторын да ул йөртә, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. -Шуның белән кыш буе авыл урамнарын кардан чистартты, җәй, көз чүп үләннәрен чабачак. Бик уңган, ярдәмчел кеше Геннадий Константинович. Бер тотынгач, төзелеш материаллары да күп, арендага алынган биналарны ремонтлауны да җиңеп чыгар, аңа җир дә бирелер, дип өметләнәм.

Геннадий Петряков Ишлинкада туган, аңа 43 яшь. Соңгы 23 елда Шешминкада гомер итә, гаиләле, ике бала үстерәләр. Механизатор һөнәренә Чирмешәндәге училищеда укыган, хәрби хезмәтне матрос буларак үткән.

...Көндезге эшләрен тәмамлап, ул мотокциклында өенә кайтып китте. Анда әле үгезләрен, дуңгызларын ашатасы бар. Кырда да чәчәрлек булды. Уңган кешегә эш гел табылып тора.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев