«Егетләргә ярдәмгә барам», - дигән Түбән Чегодайдан Нуршат Хоҗаев
Нуршат Хоҗаев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен аерым тәртиптә дәүләт бүләге — Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
”Башланды”
Ничә тәүлек инде Нуршат иптәшләре белән алгы сызыкта. Беренче төнне таң атканда офыкларны, тирә-якта үскән гаскәр кебек, чыршы, нарат, каеннарны каплап соры күк йөзе белән кушылган куе томан төште. Кыш керсә дә, биредә һава торышы җылырак. Туган яктагыдан нык аерыла. Җире дә сары балчыклы, бастың исә кереп чумасың. Эх, кирза итек кирәк монда, дигән уй сызылып үтте Нуршатның башыннан. Егетләр томан эчендә хәрәкәт итүче күләгәләр булып тоела иде. Томан арасындагы билгесезлек бигрәк тә шомлы, куркыныч күренеш шул. Чөнки теләсә кайсы вакытта нәкъ өстеңдә “убырлы карчык” пәйда булырга мөмкин. Шул зәхмәт турында искә төшергәч, Нуршат үзеннән-үзе елмаеп куйды. Егетләрнең сөйләгәннәре искә төште, берсе шул дрон пәйда булгач, агач алып җибәргән. Ни хикмәт, снаряды төшеп шартламаган. Зыңгылдап җиргә килеп утырган. Менә шулай ул, безнең авыл егетләре курку белмәс, югалып кала торган түгел.
Газраил йөртүче дронның да кирәген бирә алганнар. Әмма саклык кирәк шул. Җир-ананы дер селкетеп шартлаган мина, снаряд, җилдән җитез оча торган снайпер пулялары тавышлары тынып торган тынлык. Шундый мизгелләрдә Нуршат нурлы өен, өч кызын, Лилиясен, яраткан эшен искә ала. Төзеләсе күпме йортлар калды, аларда чыр-чу килеп балалар чабып йөрер иде. Бирсен Ходай, Җиңү белән кайтыр да янә үз эшенә керешер. Хыялында әллә күпме йортлар төзеде инде ул. Ә монда аны взводындагы егетләре көтә, ничә ай эчендә туганлашып бетте алар. Бер-берсе җанын бирергә әзер батыр егетләр. Шул арада тынлыкны бозып якында гына мина шартлады...”Башланды”, диде Нуршат. Егетләр ни хәлдә икән соң. Блиндаж аша йөгерә-йөгерә үзенекеләрне карарга китте. Тик янәшәдә генә шартлаган мина кыйпылчыгы аңа да эләкте булса кирәк, хәтта кай җире яралануын аңламый да калды. Тагын да катырак яраланганнарны тынычрак җиргә алып чыгарга кирәк дип егетләре янына ашыкты. Бер мизгел һәм Нуршатның күзләре караңгылыкка чумды…
«Ул үз ватанын саклар өчен китте»
Хәләле белән нидер булуын сизенде Лилия. Арада ничәмә-ничә чакрым юл, төбәкләр, шәһәрләр, ә йөрәк сизә шул. Никтер сулыш алу да авырлашты. Үз хәлен үзе генә белгән хатын моны табигать көйсезләнүе белән бәйләде. Никтер Нуршатыннан да хәбәр юк, юньлегә булсын, алгы сызыкта бит ул... иң хәлиткеч урында – Сватово якларында. Лилия көненә әллә ничә тапкыр шул урын белән бәйле яңалыкларны укый. Безнекеләр алга китә алганмы, фронтта үзгәрешләр бармы. Юкка гына дерт итеп китмәгән ул, 2023 елның 4 апрелендә укчылар взводы командиры Нуршат Хожаев яу кырында җан бирә. Яу кырындагы якташы аның якыннары белән элемтәгә чыгып хәбәр итә бу җанөшеткеч сүзләрне. Берсе дә Лилиягә шалтыратып әйтә алмый моны. Озак уйлыйлар - ничек әйтергә дә, ничек юатырга. Ишегалдында иренең туганнарын күргән хатын тәмам коелып төшә. “Кем-кем, әмма Нуршат үлә алмый. Ул үз ватанын саклар өчен китте, андыйлар берничек тә һәлак була алмый”, дип туктаусыз сулкылдый.
Нуршат Башкортстанның Гафури районында урнашкан Юлык авылында 1974 елның 24 сентянбрендә туган. Язмыш җилләре аларны күрше Татарстанга китерә, әнисе Сәвия Чирмешән районы Түбән Чегодай авылына кияүгә чыга. Егет армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң берара Әлмәт шәһәрендә милициядә оператив хезмәткәр булып эшләп ала. Әмма ул елларда акча ягыннан кысанрак, Нуршат бригада туплап авылларда йорт салу, төзү эшләрен алып бара.
– Әтиләргә йорт төзегәндә 1999 елда таныштык без аның белән, – дип искә ала Лилия апа. – Карарак кына матур, сөйкемле егет. Сөйләшеп киттек. Стационар телефон аша аралашып тордык. Яңа ел белән котлады. Аннан соң Сабан туе булгандыр. Минем беренче ирем авырудан үлеп китте, кулымда кечкенә Зөһрәм калды. Әнисенә минем хакта әйткәч, “Үзеңә ошаган икән, димәк, баласын да кабул итәчәкбез”, дигән ул. Минем әти Нуршат ягыннан килгән кодаларның ниятен белеп: “Бирмим, син егет кеше, әнә кызлар кара”, ди. Нуршатның үги әтисе Хәлим дә үзенекендә нык тора, “Бирегә килгәнбез икән, киленсез кайтмыйбыз”, ди. Бүлмәмә кереп киттем дә, и-и елыйм. Мин әле читтән торып педагогика бүлегендә укый идем, әти исә: “Әнә ике кызым үсеп килә, шуларны ал” ди Нуршатка. Булачак каенатам да хәйләкәр, әйдә, безнең йорт-тирәне карап кайтырсыз, шуннан уйлашырбыз”, диде. Киттек без, Бәркәтә авылы белән Түбән Чегадай арасы 25 чакрым. Аларга кереп чәй эчтек, аралаштык. Әти күнде булса кирәк. 2000 елның 13 июлендә никах, 15е туй үткәрдек. Бер ел тирәсе әти-әни белән Түбән Чегадай дигән авылда яшәдек. Аннан соң йорт сатып алдык. Мин шундагы мәктәптә укыттым. Өйләнешкәндә миңа да “Лилия, өйдәгене читкә чыгармыйбыз”, дип әйтеп куйды ул. Чыннан да, гаилә эчендә булганны йорт аша чыгармадым. Минем өчен идеаль ир, балалар өчен идеаль әти булды. Бала төнлә уяна да, аны кулына алып юата. Ул вакытта кер юу машиналары булмаган, хәтта пеленкаларын да юа иде.
Нуршат йортлар төзи. Бик күпләрне бәхетле итә, әнә шул сөенечен сөеклесе белән уртаклаша. Һәр йорт салган саен, Лилиясенә куанып сөйли, "Менә Лилия йорт күтәрдек әле", дип шатлыгы белән уртаклаша. 2018 елны Чирмешән район үзәгендә “Мөшбикә” дип аталган мәчет сафка баса. Ике манаралы, зәвык белән эшләнгән мәчет бинасы бу якка, гомумән, Чирмешәнгә ямь биреп тора, аны төзүдә дә Нуршатның бригадасы катнаша. Мәчет манарасын да Нуршат Хожаев үзе куя. Төзелеш эшләре барган дәвердә ничәмә-ничә тапкыр Лилиясен төзелешкә алып бара, һәр эшләнгән эше белән таныштыра, сөенече белән уртаклаша.
– Хуҗалыкта да, өйдә хәтта аш-су буенча да бөтенесен белеп эшли. Тирә-күршеләр ярдәм сорап керсә дә, ул беренче чаба. Мал суярга да чакыралар. Авылда Яңа елда Бал маскарадта "Кыш бабай" ролен дә башкара. Ул кызыклы маҗаралар ясарга оста иде. Клуб каршында гына яшибез, аннан Кыш Бабай киемнәре киеп керә дә бездән шигырь сөйләтеп шулай кызык ясый иде. Бүләкләр тарата. Язын, җәен бакчада мәш килде. Бакчаны тутырып алмагач, грушаның төрле сортларын утыртты. Эштән кайтып сумкасын куя да, бакчага чыгып китә. Кызларыбызны да эшкә яраклы итеп үстерде. Әтиләренә, миңа карап, шөкер, уңган-булганнар. Уртанчысы Алия Казанда, мәдәният институтында укый. Кечебез Мәликә 5нче класста, - ди Лилия ханым.
"Хан" дигән позывной алган
«Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде
Үлдем, диеп,туган ил өчен!" Муса Җәлинең әлеге шигырь юлларын Нуршат Хожаев үзенә девиз итеп ала.
– Без бергә яшәгән дәвердә тирә-як күршеләргә ярдәм итмәгән кеше табылыр микән. Үзенең эше торып торыр, әмма ярдәме кирәк икән, шунда йөгерә. Бөтен эшкә уңган булды, хәтта балаларга мәктәптә төрле кул эшләре алып килергә кушылса да, алар белән мәш килеп шуларны башкарып чыга. Илдәге сәясәт белән кызыксынды, үз иле өчен җанын бирә торган иде. Махсус хәрби операция игьлан ителгәч тә, ул миңа: "Егетләргә ярдәмгә барам", диде. Чынлыкта, Оренбург өлкәсе Тоцк шәһәре аша төзегән укчылар батальонына контракт төзегән. Хәл итте икән, димәк, аны кире үгетләп булмый. 2022 елда 25 ноябрьдә озаттык аны. Бик ямансу булды. Алгы сызыкта взвод командир булып хезмәт итте. Биш ай булды ул махсус хәрби операция зонасында. Шул дәвердә ниләр кичергәнебезне үзебез генә беләбез. 2022 елның 5 декабрендә аларны Сватово шәһәренә керттеләр. Иң хәлиткеч бәрелешләр барган җирлек, - дип искә ала хәрбинең тормыш иптәше.
автор: Лилия Гайнуллина
Язманың тулы вариантын Шәһри Казан сылтамасы белән күчеп укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев