Девичья Полянада яшәүче ветеранны 90 яшьлеге белән котладылар
Девичья Поляна авылында гомер итүче Степанида Носковага 90 яшь тулды.
Степанида Дмитриевна күрше Сосновка авылында туган. Аңа дүрт яшь булганда, әтисе фронтка киткән, бераздан, чирләп, әнисе дә үлә. Дүрт бала ятим кала, Степанида - иң кечкенәсе. Ул кечкенәдән үк колхозда эшли башлый, авырлыкларны күп күрә.
-Әниебез 14 яшендә үгезләр җигеп, орлык, бөртек ташыганын сөйли иде безгә, аннан соң ул озак еллар фермада бозаулар караган. Әтигә тормышка чыккач, әти белән умарталыкта да эшләгән. Әти умартачы иде, колхоз умартасында хезмәт куйды. Кызганыч, гомере кыска булды, 57 яшендә аны соңгы юлга озаттык. Әни безне аякка бастырды, дип тә була. Сигез баланы: дүрт кыз һәм дүрт малайны үстерү җиңел булмагандыр. Әти корырак кеше иде, ә менә әни - ул безнең бик йомшак, беркайчан кычкырып сүз әйтмәде. Без аңа бик рәхмәтле, - ди әнисенең юбилеена Нефтеюганск шәһәреннән кайткан олы кызы Нина Петровна.
Носковлар сигез бала үстергәннәр. Бүген Степанида Дмитриевнаның 18 оныгы, 12 оныкчыгы бар, иң кечкенә оныкчыгына ике яшь. Ни кызганыч, әни кешегә бала кайгысы да күрергә туры килгән, берничә ел элек кызы Ольга авырып, гүр иясе булган. Дүртесе Нефтеюганск шәһәрендә яшиләр. Әби бүген төпчек улы Павел, килене Алена тәрбиясендә гомер кичерә. Дөресрәге, яшьләр янәшәдә генә яңа заманча матур йорт салганнар, ике өйгә бер капкадан кереп йөриләр.
-Әнине яңа йортка күчәргә күпме кыстыйбыз, ризалашмый, - ди төпчек улы Павел. – Үз өемдә рәхәт, ди. Без үзебез дә гел монда инде.
Степанида Дмитриевна әле аякта йөри, эшсез дә тормый, тавыкларын ашатырга чыга, куяннарга да азык бирә.
Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова да котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов та килгән иде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев