Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән

“Десантчы булу – хыялым иде“

Рамил Айбатов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы:

–Егетләрнең күпчелеге һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыяллана. Минем андый теләгем тормышка ашты, “войска дяди Васи”га эләктем, десантчы булуым белән горурланам. 

Армиягә 1988 нче елда киттем һәм Әзербәйҗандагы Кировобад шәһәрендә хезмәт иттем. Әйтергә кирәк, үземнең бераз тәҗрибәм дә бар иде, студент вакытта ук өч тапкыр парашют белән сикереп карадым. 

Мөгаен, армиядә иң авыры һава торышына ияләшү булгандыр. Бик эссе иде. Ышыкта температура 45–48 градуска җитә. Без шул кызуда парашютлар җыябыз. Кайберәүләр жарга чыдый алмыйча, аңнарын жуеп егылалар иде. Андыйларны плащ-палаткаларга салып медпунктка илтәбез. Берсендә бер үзбәк малае аңын югалты. Без аны да шулай күтәреп киттек, ә бу күзне ача да йома, ача да йома. Хәйләләп яткан икән. 
Студент вакытта ук парашют белән сикердем дигән идем. Әмма зур самолеттан сикерү бөтенләй башкача.  Анда әүвәл кызыл ут, аннары сарысы һәм соңыннан яшеле кабына. Менә шул вакытта бераз дулкынланып аласың инде. Ләкин иң куркынычы ул – вышкадан сикерү. Әүвәл бит өйрәтәләр ничек сикерергә, ничек җиргә дөрес төшәргә. Минем алдымнан Казахстаннан бер малай сикерде дә, парашюты белән эләгеп калды. Икенче кат сикергәндә тагын эленеп калды бу. Өченчесендә генә җиргә төшә алды. 

Ә армия хезмәтенә килгәндә, минемчә, ул тәртипкә өйрәтә, чыныктыра. Анда барырга кирәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев