Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең яшь урманчылары “Орленок”ка барачак

Мәктәп укучыларының Чирмешән лицеендагы “Лесовичок” түгәрәге яшь урманчылары Краснодар краендагы Бөтенроссия “Орленок” балалар үзәгенә барачак.

Түгәрәктә шөгыльләнүче кызлар:  Румия Яруллина, Алинә Мәгъсүмова,  Альмира Мотыйгуллина,  Динара Хәмитова,  Диана Грицай мәктәп урманчылыклары арасында Россия күләмендә үткән  бәйгенең “Мәктәп урманчылыгының проект-тикшеренү эшчәнлеге” номинациясендә җиңү яулаганнар. Алар яшь урманчыларның “Орленок”та оештырылачак һөнәри  тематик  сменасында 23 июньнән 13 июльгә кадәр ял  итәчәк. Кызлар урманчы һөнәрләре  белән танышачаклар,  урманнарны саклау һәм яклау күнекмәләрен булдырачак һәм экологик  проектлар эшләячәк.

Әлеге һөнәри сменада Россиянең 35 төбәгеннән 150 укучы катнашырга тиеш.

Миләүшә Мотыйгуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев