Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаттылар
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк озатты.
Якташларыбыз гуманитар ярдәм белән Донецк өлкәсе юнәлешенә юл алды.
-Автомобильгә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, генераторлар, бензин пычкылары, җылы бирүче җайланмалар, газ баллоннары, дарулар төядек. Гомумән, якташларыбыз нәрсәләр сорады, шуларны барысын да җибәрергә тырыштык, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. - Әлеге “күчтәнәчләр” район халкыннан җыелган һәм район бюджетыннан бирелгән акчаларга сатып алынган. Якташларыбызга 60ка якын атаулы аерым “посылкалар” да бар. Аларны “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев һәм машина йөртүче Василий Кузьмин илтә киттеләр. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә катнашкан якташларга зур рәхмәт җиткерәсе килә.
Районда гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Чираттагы гуманитар йөкне инде декабрь аенда ук җибәрегә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев