Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Татьяна Яландаева бассейнда аруын бастыра

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Яландаева бассейнга еш йөри. Вакланып тормый, ай саен абонемент ала.

Күп еллар читтә яшәгән Яландаевлар гаиләсе җиде ел элек Чирмешәнгә кайтырга ниятләгәч, йортларын да “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тирәсеннән сатып алганнар.

-Мин үзем Яңа Элмәледә туып үстем. Ульяновск шәһәрендә педагогика  институтында укыдым, күп еллар мәктәптә эшләдем. Хәзер лаеклы ялда булсам да, эшлим әле, - ди тиздән 69 яшен тутыручы Татьяна Константиновна. – Ә эштән соң, көнаралаш диярлек, бассейнга киләм. Иремнең әти-әниләре Чирмешәндә яшәделәр. Элек тә отпускыга кайткач, мин иң беренче монда ашыгам идем. Йөзәргә яратам. Су бит ул аруны бетерә, стрессны бастыра. Улымны да, кызымны да яшьли йөзәргә өйрәттем. Минемчә, һәркем йөзә белергә тиеш. Кеше бит төрле ситуациягә эләгергә мөмкин. Аннан соң, бермәлне мин авырый башладым. Шул вакытта да бассейнга йөрергә, иммунитетны ныгытырга, чыныгырга дигән карарга килдем. Файдасын да күрәм. Йөзгәндә мускуллар хәрәкәтләнә, кан йөреше яхшыра, кулбашлары языла. Судан чыгуга бөтен тәндә җиңеллек сизәсең.

Якташыбыз җиде яшендә үзе йөзәргә өйрәнгән. Алар су буенда гына торганнар.

-Элек ул елга сулырак иде, хәзер инде инеш булып кына калды. Авылда тирән буа да бар, ләкин әти-әниләр анда җибәрергә курыктылар. 9 яшемдә мин ул буаны аркылыга йөзеп чыктым, - дип искә алды әңгәмәдәшем. - Безнең гаилә зур. Бер апам Шенталда яши. Ул шимбә саен Чирмешәнгә килә, без аның белән бассейнга йөрибез.

Бассейнда Татьяна Константиновнаның суда йөзгәнен дә карап тордым. Оста, профессионаллар сыман, үзен судагы балык шикелле хис итә кебек.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә капиталь ремонтланган “Чирмешән” комплексы яңа төс алган. Бинага кереп килүгә, бик җылы булуына игътибар иттем. Хәзер монда идәннәр дә җылы икән. Бассейнда су температурасы 27 – 28 градус җылы. Бик уңай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев