Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнле Раиса Тряева 90 яшьлек юбилеен үткәрде

Чирмешән хәзерләүләр конторасында эшләп, “Хезмәт ветераны” медаленә ия булган Раиса Тряева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кече Чегодай авылында туып үскән Раисаның һәм аның өч бертуганының балачак еллары Бөек Ватан сугышына туры килә. 1941 нче елда әтисе Федор Васильевичны фронтка алганда, ул нибары 7 яшьлек кенә була.

-Шул ук елны әтинең соңгы хаты килде. Ул: “Сугышка керәбез”, дип язган иде. Шуннан соң хәбәрсез югалды. Әни гомер буе аны көтеп яшәде. Үлгәндә дә: “Әтиеңнең хәбәре сиңа килер инде” дип, әйтеп калдырды, - ди Раиса Федоровна, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Былтыр гына әтиебезнең 1941 елның декабрендә Санкт-Петербургта һәлак булганлыгы турында извещение алдык.

Әтисез үткән балачак, ачлык, ялангачлык, тылдагы авыр хезмәт еллары... 1951 елда 16 яшьлек Раисаны Пермь якларына торф чыгарырга җибәрәләр. Шунда Балык Бистәсеннән килгән егет Николай белән танышалар, гаилә коралар. Олы кызлары Маргарита һәм уллары Михаил да шунда дөньяга килгән. Тик Пермь өлкәсенең һавасы гына килешми якташыбызга. Озакламый туган якларына әйләнеп кайтып, Чирмешәндә төпләнәләр. Монда инде уллары Сергей белән Николай туа.

-Ирем керәшен татары иде. Гомер буе өйдә татарча сөйләштек, - ди бүген дә татарчалатып юбиляр. – Яхшы яшәдек, Николай МСОда балта остасы иде. Тырыш һәм намуслы хезмәтемне күрә белделәр, рәхмәт, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләделәр.

Бүген балалары һәм оныклары юбиляр хөрмәтенә мул табын көйләгәннәр, котлау сүзләре матур теләкләр дә өзелмәде. Күршеләре дә игътибарсыз калдырмый.

-Раиса Федоровна безнең өчен әниебез, әбиебез кебек. Кайчан керсәк тә ачык йөз белән каршы ала, һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә. Аңа бары тик изге теләкләр генә телибез, - диде күршесе Сергей Булдаков.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов юбилярга район башлыгы Рамил Айбатовның котлау хатын һәм бүләген ирештерделәр, 95 һәм 100 яшьлек юбилейларында да, шулай сәламәт булып, очрашырга насыйп булсын, дип теләделәр.

-Әти белән әнигә рәхмәт, безне мәхәббәттә тәрбияләделәр, артык кырыс булмадылар, хезмәт сөяргә, кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр, - ди балалары.

Шөкер, Раиса Федоровна, бераз исәнлеге какшаса да, бүген дә аякта, бакча мәшәкатьләрен дә ташламый. Тормыш иптәше Николай Федоровичның гүр иясе булуына алты ел, уллары Михаил да инде араларында юк. Калган өч баласы, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы аны ялгыз калдырмыйлар.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев