Чирмешәннән Нина Албатова кәҗәләренә тәмле азык әзерли
Район үзәгенең Заречная урамында яшәүче Нина Романовна үз бакчасыннан, йорты яныннан ук таза ат олавы чыгарлык печән җыеп алмакчы.
Елга буенда гына диярлек аларның йортлары. Дымлы урын, яңгырлар да явып киткәч, җылы көннәрдә үләннәр тагын да нык күтәрелгән.
-Терлек азыгына үлән искиткеч быел. Иренмәгән, сәламәтлеге булган кешегә - чап та чап кына. Миңа киявем чабып бирде. Менә болытлар күренә башлагач, кипшенгәнрәк печәнне бераз җыеп куйыйм, дип чыктым, монда кышкылыкка ике кәҗәмә нинди генә үлән юк! - ди Нина ханым.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев