Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Мөнибә Ихсанова яшьтән үк сәламәтлеге чикле булса да, ул тормыш авырлыкларына бирешмәгән

Чирмешәндә яшәүче Мөнибә апа Ихсанованың физик мөмкинлекләре чикле булса да, үзенә шөгыль тапкан – ул бәйләргә ярата.

Якташыбыз Түбән Кәминкә авылында туып үскән. Бала чагында ул йөри алмый, гел урын өстендә ята.

-Шул вакытта бәйләргә өйрәндем дә, - ди 72 яшьлек әңгәмәдәшем. – Иң авыры -оекбашның табанын бәйләү, аны да булдырдым. Шуннан бирле бишэнә кулымнан төшми.

Яшьтән үк сәламәтлеге чикле булса да,  ул тормыш авырлыкларына бирешмәгән. Аякка баса, тегүче һөнәрен үзләштерә һәм 17 ел район үзәгендәге көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли. Тормышка да чыга, ире белән сигез ел яшәп калалар, тик аның гомере иртә өзелә шул. 

Мөнибә апа тик утыра торган кеше түгел. Социаль хезмәткәрдән дә баш тарткан.

-Бөтен эшне үзем башкарам. Акрын гына кибетләргә дә чыгып, кирәк-яракларны алып кайтам. Әле, кулымнан килгәнче, туганнарыма да булышам, - ди Мөнибә апа. – Вакытым булган саен башмак бәйләргә утырам. Эч пошуларны шулай  бастырам, кул эше юк-бар уйларга бирми. Бер утырганда - бер пар башмак бәйләп бетерәм. Аларны күпчелек бүләккә таратам. Заказ бирүчеләр дә бар. Әле менә көннәр салкынайткач, оекбаш сораучылар да күбәйде.

Бүген бәйләү өчен тотылган җеп, энәләр һәм башка әйберләрнең дә бәяләре арзан түгел. Саткан очракта да чыгымнар капланмыйдыр. Мөнибә апа аның турында уйламый да кебек.

-Бәй­ли баш­ла­ган­да да, ак­ча эш­ләү өчен тү­гел, ә кү­ңе­лем та­ләп ит­кән өчен баш­ла­дым, - диде ул.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев