Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Камилә апа күпләрне дин юлына тарткан

Аның балачагы бик авыр елларга туры килгән. Якташыбыз 1939 елның 8 июлендә Бәркәтә авылында, ишле гаиләдә уникенче бала булып дөньяга аваз сала. Сүзем Чирмешәндә гомер итүче хөрмәтле кешебез Камилә апа Шакирова хакында.

Ул чорда, медицина көчле булмау сәбәпле, балалар бик күп үлгән. Камиләнең дә алты туганы чәчәк, кызамык кебек чирләрдән дөнья куйганнар. Нәтиҗәдә алар алты бертуган исән кала. Бөек Ватан сугышы башланганда Камиләгә нибары ике яшь. 

–Алабута, кычыткан ашларын бик күп ашадык, – дип сөйли Камилә апа. –Анысы гынамы, яз җиткәч талдагы верба да – ризык иде. Ачлыгы да, ялангачлыгы да тәтеде. Чабата киеп мәктәпкә йөрүләр, кышкы салкында җиңе дә юк бишмәт киеп өшеп кайтулар. Җиде класс белем алып кала алдым. Уналты яшем тулуга, әти-әни мине авылда яшәүче Әсхәт исемле егеткә кияүгә бирделәр. Аңа егерме җиде яшь иде. 

Камилә апа кияүгә чыкканда инде намазда була. 

–Мин беркайчан да яулыксыз йөрмәдем. Хәтта балаларым янында да яулыксыз, оексыз йөрергә ояла идем, – ди ул. 

Шакировлар әүвәл Бәркәтә авылында яшәсәләр, аннан район үзәгендә төпләнәләр. Монда Камилә апа биш балага гомер бирә. Әсхәт абый белән, аларны үстереп, дөрес тәрбия, барысын да югары белемле итеп, олы тормышка озатканнар. Камилә апа лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында эшләде.
Заманында Әсхәт абый Чирмешәндә мәчет төзү хыялы белән яши һәм бу эшне башлап җибәрә, үзәк мәчетнең нигез ташын да ул урнаштыра. Чирмешәндә мөселман зиратын булдыруда да Әсхәт абый – башлап йөрүчеләрдән. Бу изге гамәлләрдә Камилә апаның да өлеше бик зур. Алар барысын да киңәшләшеп, бергә эшләделәр.

Кызганыч, берничә ел элек Әсхәт абый арабыздан бакыйлыкка күчте. Әйе, Камилә апага соңгы елларны бик күп хәсрәт кичерергә туры килде. Бер-бер артлы, ирен, ике улын җир куенына салды. Бик авыр чор булды аның өчен, күз алдына китерүе дә кыен…
Камилә апа турында озак сөйләргә, күп итеп язарга була. Ул безнең остазыбыз. Яшь чактан ук аның үтемле вәгазьләре белән тәрбияләндек.  Безне дин юлына этәрүче, калебләребезгә иман нурын салучы хөрмәтле Камилә апабызга баш иеп рәхмәтләребезне әйтәбез.

–Хәзерге тормышымнан канәгатьмен, – ди ул. –Балаларым бик карыйлар, мине кая гына алып бармадылар. Иң зур шатлыгым: ике тапкыр хаҗ кылдым. Берничә тапкыр хәтта диңгезнең шифалы суларын да күрергә насыйп булды. Израильдә, Мисырда булдым, – ди ул. 

Соңгы елларда исәнлеге какшау сәбәпле, балалары аны ике тапкыр Кытай табибларына чаклы алып бардылар… 

–Балаларыма бик рәхмәтле мин, унике оныгым, унике оныкчыгым бар, әле күптән түгел Австралиядә яшәүче Илдар оныгымның Ильяс исемле өченче улы туды, – дип, шатланып сөйләде ул. 

Менә шулай, шушы көннәрдә сиксән биш яшен тутыручы олуг кешебез Камилә апа Шакирова тормыштан бик канәгать булып яши. Хәзер социаль хезмәткәр Валентина Дмитриева килеп аңа булышып йөри. Камилә апа аңа чиксез рәхмәтле.
Форсаттан файдаланып Камилә апаны юбилее белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.

Галия Сафиуллина.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев