Чирмешәннән Хөснетдиновлар ярты гасыр бергә гомер итәләр
Чирмешәндә гомер итүче Әлфия һәм Исхак Хөснетдиновларны кырык елдан артык беләм. Бер чорда гөр килеп балалар үстердек. Бу күркәм гаиләдә бер-бер артлы туган дүрт кыз һәм көттереп кенә дөньяга килгән бер егет үсте. Өй тулы бала-чага, йорт мәшәкатьләренә дә карамастан, Чирмешәнгә килгән һәр театр, концертта иң алгы рәтләрдә Әлфия белән Исхак утырыр иде. Бергә киләләр, бергә кайтып китәләр.
-Бер-берегезне сүзсез дә аңлашып, тыныч һәм бик күркәм гаилә коргансыз. Каян табыштыгыз сез? – дигән сорауга гаилә башлыгы җавап бирде.
-Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорски районының Зеленная Роща авылында шоферлыкка укырга дип районнан бер-төркем егетләр киттек. Квартирага Иштерәк авылында бер әбигә урнаштык. Иштерәктә сигезенчене тәмамлаган укучылар урта белем алырга Зеленная Рощага көн саен йөреп укыйлар. Арада зәңгәр күзле бик тыйнак бер кыз бар. Яшь егет чак бит. Күз төште... Менә сиксәнгә барам инде һаман шул зәңгәр күзләргә карап торам, - ди Исхак уенын-чынын бергә кушып.

-Армиягә китте. Ленинград өлкәсендә ике ел хезмәт итте. Һәр көнне хатлары килеп торды. Ничек иренмичә язып бетергәндер ул аларны, - дип әңгәмәгә кушылды Әлфиясе дә. Армия дигәннән. Монысы үзе бер тарих. Уллары Илһам Буратиядә, кияүләр Ставрополь, Молдовада хезмәт итәләр. Оныгы Рәнис Исхак бабасы хезмәт иткән Ленинград өлкәсендә гражданлык бурычын үти.
Бүген инде Әлфия белән Исхак гомер көзенә керделәр. Алар кадерле әти-әни дә, унөч оныкның әби-бабасы да. Шул ук вакытта мәчетнең мөхтәрәм картлары. Җомга намазларына йөреп, вәгазь һәм ифтарларда катнашалар. Дин кардәшләребезне соңгы юлга озату кебек сәваплы гамәлләрдә дә – алар әйдәп баручылар.
Яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугрылыклы булып, алар ярты гасыр бергә гомер итәләр. Ул-кызларына, оныкларга шәхси үрнәк күрсәтеп яшиләр. Сез һаман бергә икән, дип безгә дә сокланасы гына кала.
Сиринь Зиннурова,
ветеран укытучы.
Чирмешән.
Фото Хөснетдиновларның шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев