Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Имран Мөслимов дөяләр асрамакчы

Район үзәгендә яшәүче фермер, дөяләр, башка экзотик хайваннар асрап, кечкенә генә зоопарк булдыру хакында хыяллана.

Якташыбыз дөяләрнең бәяләрен дә белешкәләгән, аңа кирәкле 6-7 айлыкларының берсе 200 мең сум чамасы тора икән.

Мөслимовларның кече фермасында бүген башка терлекләр күп: сигез савым  сыеры,  бозаулар,  170 баш сарык (250 булган, 80нен корбанга сатканнар). Имранның иң яраткан хайваны - ат, ул аларны, тайларын да санап, 48 башка җиткергән.

-Болары җирле токымнар, минем яхшы чабышкылар да үрчетәсем килә. Чирмешән Сабан туйларында үзебезнең атлар узышсын иде, - ди  Имран Асаф улы.

Мөслимовлар атларын Чирмешәннең көньягындагы әрәмәлекләрдә көтәләр. Чирмешәннән Кирпеч заводы ягындагы көтүлектә сыерлары, сарыклары йөри. Терлекләре күп булгач, азыкны да мулдан әзерлисе.

-Курыкмыйча кыш чыгар өчен 300 ләп төргәк печән кирәк. Аның кадәр әзерли алмыйм,  калганын салам белән җиңдерәм,  “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеровка рәхмәт, бу яктан ул ярдәм итә, - ди фермер.

Йорттагы 30 баш үрдәкне, 20 каз бәбкәсен дә үстерәсе.

-Иртәнге дүрттә, биштә торам, кич мунчага барып, юынып, йокларга яту  12дә, төнге бер дә була. Миңа дүрт сәгать йокы җитә, артыгын йоклый алмыйм. Аллаһ Тәгалә безне бар иткән, кул, аяк биргән,  эшлә генә, яшәргә, тырышырга, тырмашырга кирәк, - ди уңган якташыбыз.

Имран һәм Сусанна Мөслимовлар гаиләсе Чирмешәнгә 1995 елда Әзербайҗаннан күчеп килгән.

-Бу яклар үзебезнең туган җир сыман якын. Районыбыздагы яхшы хәбәрләргә сөенеп, начарларына көенеп яшибез, - диләр алар.   

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев