Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Гөлшат Җамалетдинова «Күрше» конкурсында җиңде

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе рәисе Гөлшат Җамалетдинова Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла торган «Күрше» ишегалды инициативаларының беренче республика халык конкурсында җиңү яулады.

Жюрига аның «Ишегалды маҗаралары» проекты ошаган. 14 июльдә Яр Чаллыда әлеге проектның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, анда Гөлшат Мәүлет кызы ишегалды чараларын оештыру өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән очрашкан.

Сентябрь аенда «ишегалды маҗаралары» Чирмешәндә узачак. Анда “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә үзгәргән күп фатирлы йортлар ишегалаларында  күңелле чаралар оештырачаклар. Халыкны бай программа көтә: «Беренчеләр хәрәкәте»н тәкъдим итү, спорт ярышлары, конкурслар һәм өстәл уеннары.

Откан грантка бәйрәмнәрне үткәрү өчен кирәкле инвентарь сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев