Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән 90 яшьлек Роза әби кунакларын үзе салган курник белән сыйлады

Район үзәгендә яшәүче Роза Кузина 90 яшьлегенә кайткан-килгән балаларын, оныкларын өстәл янында үзе сыйлап йөрде. Юбилей табынына курникны да үзе салган.

Күз генә тимәсен, Роза Даниловнага 90ны һич бирмәссең. Әле дә бик зиһенле, тере, уен-көлкене дә бик тиз эләктереп ала.

- Шулай туры килде, чирле мәрхүмә каенанамны, иремне, күп еллар карадым. Күрәмсең, Ходай Тәгалә миңа алар өчен дә сәламәтлек биргәндер, - ди якташыбыз.

- Алай да, олы яшьтә шундый булу һәркемгә бирелми, - диюемә.

- Хәрәкәтләнергә кирәк. Кеше белән аралашырга, сөйләшергә, аларга ачуланып йөрергә ярамый. Күршеләр белән дус яшәсәң, тагын да яхшы. Менә безнең күршеләребез гомергә яхшы булды, үзем дә шундый булырга тырыштым, мунча керттем, сыер тоттык – сөт кертә идем, - дип үткәннәрне искә алды Роза әби.

Роза Кузина сугыш чоры баласы. 6 яшь вакытында аның әтисен фронтка алалар.

- Яхшы хәтерлим. Сугышка китүчеләрне мәктәп йортына җыйдылар. Ул мине кулына алып күтәрде. Без дә, әни дә еладык. Әтинең: “Сезне онытмам”, дигәне истә, -дип Бөек Ватан сугышы башланган елларны искә алды юбиляр.

Гаилә башлыгы фронтка киткәч, алар, әниләре белән, өч бала калалар. Фронттан әтиләреннән хатлар көтеп яшиләр.

- Беркөнне почтальон хат китерде, ачтык: “1942 елда Смоленск янында Маркелов Данил Федорович һәлак булды...” Китте елаш, кычкырыш. Бик авыр яшәдек ул елларда, әти өчен тиешле пенсияне кулыбызга ала алмадык, - ди Роза Даниловна.

Сугыштан соң колхозда эшләгән Роза Чирмешән егете, шулай ук колхозчы Николай Михайловичка кияүгә чыга. Алар өч бала үстерәләр, гади генә колхозчылар булсалар да, заманына күрә, бик матур, зур йорт өлгертәләр.

- Ирем мәрхүм инде, өч балабыз да исән-сау. Берсе янәшәмдә генә йорт өлгертте. Балаларым бик акыллы булдылар. Биш оныгым, аларның ун баласы бар. Барысы да яхшылар, мине карыйлар” – ди Роза әби.

Роза Данилова күп еллар район почта бүлегендә сортировкалаучы булып эшләгән. Бүген ялгызы яшәсә дә, балалары, оныклары төп йортка эзне суытмый. Әнә бүген дә кадерле кешеләренең юбилеена нинди сыйлы табын әзерләгәннәр?!

- 90 яшьтә булсам да, бакчада үзем эшлим. Барысын да утыртам, чәчәм. Артканын сатам да әле. Тавыклар тотам. Дәүләт пенсияне биреп тора. Көзгә помидор, кыяр, бәрәңге, сарымсак өлгергәч, үземнең хезмәтемә сөенеп яшим, - ди оптимист Роза әби.

Роза Даниловна Кузьминага 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рамил Айбатов та  теләкләрен һәм бүләген җибәргән. Аларны иясенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев