Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрнең бишек җыры телевидениедә дә яңгыраячак

Чирмешәндәге “Әкият” балалар бакчасының татар теле укытучысы Алсу Сөләйманова, шунда тәрбияләнүче Айсель Талипова һәм аның әнисе Динара “Яңа бишек җыры” онлайн бәйгесендә җиңү яулаганнар.

Җырның көен Динара үзе иҗат итсә, сүзләрен әнисе, шагыйрә якташыбыз Рәмзия Мөхәммәтҗанова язган.

- Без үзебез дә бишек җырларын тыңлап үстек, - ди Динара Талипова. – Хәзер үземнең балаларга да җырлыйм. Алар моңлы көйгә рәхәтләнеп йоклап китәләр. Өстәвенә андый җырларыбызны башкару балаларга милли тәрбия дә бирә.

Бәйгедә республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Ульяновскидан, Башкортстан республикасыннан, хәтта Әфганстан, Кыргызстан, Эстония, Казахстан кебек чит илләрдән дә – барлыгы 600ләп кеше катнашкан. Шулардан 19 җиңүчене сайлап алганнар, шул исәптән безнең якташларыбызны да.  

Айсель һәм Динара Талиповалар, Казанның Мәрҗәни мәчетендә үткән бүләкләү тантанасында катнашып, өченче дәрәҗә Диплом алып кайтканнар. Якташларыбызның гитарага кушылып башкарган җырлары, башка җиңүчеләрнеке кебек үк, телевидение һәм радиода да яңгыраячак.

Зөлфия Әхмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев