Чирмешәнлеләрне нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләделәр
Хезмәткә - хөрмәт
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Юлия Николаевна Петрова – Чирмешән муниципаль районы Советы депутаты; Сирень Әсхәт кызы Яхина – Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе; Ирина Юрьевна Кондрашкина – Иске Элмәле авылы китапханәчесе.
Намуслы хезмәте һәм район мәдәнияте үсешенә, һәм китапханә эшенә лаеклы өлеш керткәне өчен, “Чирмешән авылара үзәк китапханәсе” учреждениесенең әйдәп баручы китапханәчесе Оксана Игоревна Сафиуллинага Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Намуслы хезмәтләре, районның мәгариф өлкәсе үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре һәм балаларга экологик тәрбия биргәннәре өчен, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе хезмәткәрләре: Наталья Васильевна Юрина – мәктәп директоры; Айгөл Айдар кызы Бочкарева – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; Крестина Владимировна Митрюхина – инглиз теле укытучысы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев