Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр мүкәләп-мүкәләп җиләк җыя

Узган ялларда якташларыбыз җир җиләге үсүче болыннарны, әрәмәлекләрне, урман аланнарын “айкады”.

Әйе, табигать кочагында, урман буйларында, кая карасаң да, автомашина бу көннәрдә. Халыкның җир җиләгенә ябырылган чагы. Кемдер утырып, кемдер мүкәләп, уйдыкларга эләгүчеләр хәтта кырын ук ятып җыя бу тәмле ризыкны.

Чирмешәннән Илдар һәм Альбина Бикбовлар, улларын ияртеп, телебашня артындагы әрәмәлеккә, калкулык чокырына төшкәннәр. Ике сәгатьтә биш литрлы чиләкләре тулган да. Алай да  кайтырга ашыкмыйлар әле.

-Җиләк өчен генә түгел, табигатькә дип чыктык, җәйнең рәхәте шул бит инде. Югыйсә бер булса да йөреп кайтмасаң, җәй беткән, аны күрмичә калган сыман, - ди Альбина.

-Җиләк бармы соң? - диюемә.

-Яфрагы күп, җиләге азрак. Әмма эзләсәң, табып була. Халык күптән җыя бит инде, биш литрлы чиләген 1000 сумнан саталар, - диделәр Бикбовлар.

Шулай ук район үзәгендә яшәүче Гүзәл һәм Рәфис Сафиуллиннар да әллә кая китмәгәннәр. Җиләкне телебашня тирәсендәге урман янәшәсендә генә җыялар. Үзләре әйтмешли, разведкага килгәннәр.

-Без җир җиләген бик яратабыз, кайнатмасын да, туңдырылганын да. Аның бит әле табигатькә чыгуы ни тора?! Иң матур вакыт, хозурлык,  исе, һавасы искиткеч. Шул хакта сөйләшеп кенә алган идек әле, - диләр алар. - Эзләгән кеше таба, җиләк бар үзе.

  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев