Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм озатты

Районыбыз халкы Украинадагы махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга тугызынчы тапкыр гуманитар ярдәм җыеп җибәрде.

Фронттагы егетләребезгә көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек тупланган. “Соболь” автомашинасы фургоны түшәменә кадәр тулы. Әлеге күчтәнәчләрне Мордва Афонькәсе һәм Бәркәтә авыл җирлекләре башлыклары Александр Митяев, Ринат Сибгатуллин һәм “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  Риф Зарипов озата киттеләр. Алар  Донецк, Запорожье, Херсон юнәлешенә барачак, чама белән  5 мең километрлап юл үтәсе.

Риф Зариповның мондый сәфәргә алтынчы тапкыр чыгуы. Монысында да руль артында, нигездә, ул булачак.

-Анда егетләр безне көтеп  торалар, шатланып каршы алалар, рәхмәт әйтеп калалар. Исемле, атаулы посылкалар да бар, бөтенесен дә ияләренә тапшырырга тырышачакбыз, - диде ул.

Якташларыбызның бу сәфәре берәр атнага сузыла. Аларны озатканда район башлыгы Рамил Айбатов күмәк эшкә өлеш керткән чирмешәнлеләргә рәхмәт әйтеп, якташ хәрбиләргә сәламнәр тапшырып, юлга чыгучыларга хәвеф- хәтәрсез юл, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев