Чирмешәнлеләр махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илттеләр
Ивашкино һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре башлыклары Николай Емельянов һәм Александр Митякин махсус хәрби операциядә катнашучыларга инде өченче тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.
Соңгы тапкыр алар белән ерак сәфәргә “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов та барды.
- 20 майда юлга чыгып киттек, егетләребез хезмәт итә торган Херсон өлкәсенә өч көндә барып җиттек. Әүвәл гуманитар ярдәмне якташларыбыз күп булган урыннарда калдырдык, аннан соң инде исемле посылкаларны да тапшырып чыктык, - диде Александр Федорович.
- Якташларыбызны күргәнсез, сөйләшкәнсез. Алар нинди шартларда яши?
- Егетләр җир астындагы блиндажларда торалар. Үз көчләре белән мунча ясаганнар. Аны көн саен диярлек ягалар. Ашарга үзләре пешерәләр. Безне балык белән дә сыйладылар. Балыкны үзләре тоталар икән. Ярмалар, тушенкалар җитәрлек, диделәр. Шулай да, без алып килгән күчтәнәчләр ашларын төрләндерергә әйбәт булыр.
- Алар сезне инди кәеф белән каршы алдылар?
- Билгеле, безне күргәч бик сөенделәр, чәй эчерделәр, ашаттылар, хәтта аларның мунчаларында да юынып чыктык. Егетләр, беренчедән, килгән ярдәмгә шатлансалар, икенчедән, безне күреп, безнең белән аралашкач, кәефләре тагын да күтәрелеп китте, - диде Николай Аркадьевич. – Аннан соң безне, автомобильга утыртып, чирмешәнлеләр булган позицияләр буенча йөртеп чыктылар. Якташлар ярдәм итмәсә, безне әле кайбер җирләргә кертмәгән дә булырлар иде.
-“Ярдәм аларга барып җитми”, “ул әйберләр аларга кирәкми дә әле”, диючеләр бар
- Бу дөреслеккә туры килми. Гуманитар ярдәмне үзебез таратып чыктык. Шушы көннәрдә якташларыбыз яңа позициягә күчәргә тиешләр икән. Без алып барган бензопилалар аларга бик кирәк булып чыкты. Төзелеш инструментларына ихтыяҗ гел бар. Хәзер анда эссе, өс киемнәре тиз пычрана. Бу юлы егетләребезгә форма алып барган идек. Үлчәмнәре туры килүен күргәч, без дә сөенеп куйдык. Димәк, тырышлыгыбыз бушка булмаган.
-Җирле халык белән очраштыгызмы? Сезне ничек кабул иттеләр?
- Тыныч. Ул яктан да проблема булмады. Бер начар сүз ишетмәдек.
- Якташларыбыз саләм әйтмичә калмаганнардыр?
- Әйе, егетләр туганнарына, якыннарына сәлам җибәрделәр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештырган район җитәкчелегенә аерым рәхмәт әйттеләр, безне ташламыйлар, дип сөенделәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев