Чирмешәнлеләр бәйгедән бүләк белән кайттылар
“Ильхан” җәмгыяте сыер савучысы Миләүшә Шәрифуллина Тукай районында узган республика бәйгесендә район данын яклады.
Терлекчелектә 17 ел стажлы бу уңган якташыбыз инде дүрт ел сыер савучы хезмәтендә, ул ике бала әнисе. Быел аңа 50 яшь тулды.
Миләүшә Хафиз кызы җәмгыять уңышларына зур өлеш кертә, уңган, җаваплы терлекче. Бәйгедән дә бүләк белән кайтты.
Шул ук көнне районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләрен дә ярыштырдылар. Безнең якташ – консультант Ильяс Гатауллин кул көрәштерүдә беренче урын алды, бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев