Чирмешәнлегә РФ Оборона министрлыгыннан бүләк җибәргәннәр
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Валентина Портновага Мәскәүдән җибәрелгән зур бүләк тапшырдылар.
Якташыбыз Россия Федерациясе Кораллы көчләренең финанс-икътисад хезмәтенең “За заслуги” дип аталган күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Валентина Алексеевна район хәрби комиссариатында 33 ел эшли, монда алты хәрби комиссар белән хезмәт куйган.

-Ул үз эшен бик белеп башкаручы, җаваплы хезмәткәр, - диде аның хакында районның хәрби комиссары Дамир Гайнуллин.
Хәрби комиссарның финанс-икътисад, социаль һәм пенсия эше буенча өлкән ярдәмчесе Валентина Портнова моңа кадәр “За доблестный труд” медале белән дә бүләкләнгән булган.
-Эшемне бик яратам. Коллективыбыз да яхшы, бердәм, - ди ул.

Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев