Чирмешәнле ир-ат, контракт буенча килешү төзеп, хәрби хезмәттә булган
Чирмешәндә яшәүче ир-ат А. 50 яшен тутырса да, дүрт айга килешү төзеп, армиядә хезмәт итеп кайтты.
- Гаиләм каршы килсә дә, мин үз теләгем белән хәрби хезмәткә алынырга һәм фронтка китәргә булдым. Тәҗрибәм бар, яшь чакта ике ел Белоруссиядә армиядә булдым. Солдат тормышы бөтенләй җиңел түгел, түзәрлек, - ди якташыбыз. – Мин, башка кайбер чирмешәнлеләр белән, Татарстанда формалаштырылган “Алга” батальонына эләктем. Хезмәт иткән дәвердә республика безгә һәрдаим ярдәм итте, кирәк-ярак, азык-төлек белән тәэмин итеп тордылар. Җае чыккан саен кесә телефоны аша хатыным, балалар, туганнар белән сөйләштек. Чирмешәндә минем турыда төрле хәбәр таралган, имеш, һәлак булганмын, әсирлеккә дә эләккәнмен. Болар дөреслеккә туры килми. Бурычымны үтәп, исән-сау әйләнеп кайттым. Тиешле барлык түләүләрне алдым. Инде рәхәтен күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев