Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнле Антонина Роминаның көне гимнастикадан башлана

95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Антонина Роминаның бер генә дә буш вакыты юк. Ул көнен тибет гимнастикасы ясаудан башлый.

- Антонина Ивановна гел хәрәкәттә, инде урамга еш чыга алмаса да, ятып, яки утырып кына тормый, фатирда йөри, чүгәләп тә ала, - ди инде 13 ел аңа өй эшләрендә булышучы социаль хезмәткәр Гөлүзә Фәртдинова. – Ул бик уңган, чиста кеше. Аннан соң характеры да бик яхшы, беркайчан зарланмас, кеше сөйләмәс. Аны районда да күпләр белә, яхшы кеше, дип кенә телгә алалар.

Юбиляр Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән дә котлаулар һәм бүләк алды. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов аны өенә барып тәбрикләде.

Йөзне ваклаучы якташыбыз интернет белән дә дус, планшетта “утыра”, якыннары белән телефоннан аралаша, ватсап, инстаграмда да эшли. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар, телевизор карый, район газетасын яратып укый. Соңгы вакытларда күзләре генә начар күрә башлаган.

Аллаһыга шөкер, якташыбызның хәтере әле дә бик яхшы. Оныкларының, оныкчыкларының туган көннәрен дә хәтерли. Алар аз түгел: дүрт оныгы бар, озакламый бишенче оныкчыгы туарга тиеш. Кызганыч, күптән түгел бер улы гына якты дөньядан киткән.

Антонина Ивановна гел шат күңелле, әйтерсең лә ул бер авырлык та күрмәгән, гәрчә аның өлешенә дә байтак сынаулар туры килгән. Чирмешән кызы хезмәт юлын Буденный исемендәге колхозда башлап җибәрә. Читтә дә эшләп карый. Чирмешән телеграфында 42 ел хезмәт куя. Авылдашы, сугыш ветераны Дмитрий Ильич белән гаилә корып, 32 ел гомер итәләр, өч ул үстерәләр. Ире 1984 нче елда вафат була.

Екатерина Назимова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев