Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнле Александра Суркова бүләк газета укый

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов ике якташыбызга “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк итте.

Радик Рифкать улы Чирмешәндә яшәүче пенсионер Александра Суркованы киләсе елның беренче алты аена район газетасына яздырып, квитанцияне үзенә илтеп тапшырды, ялгыз яшәүче якташыбызны күчтәнәчләр белән дә сөендерде.

-Район газетасын элек тә укый идем, “Ленин юлында” дип аталган чорларда да, хәзер дә. Шуннан укып, райондагы бар хәбәрне белеп торам. Һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Хат ташучыбызга да рәхмәт, газетаны вакытында тарата, - ди 40 елга якын статистика хезмәте өлкәсендә  эшләп, шуннан лаеклы ялга чыккан Александра Александровна. – Миңа бөтен сәхифәләр дә кызыклы, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Рәхмәт, мине онытмыйлар, район финанс-бюджет палатасы рәисе подписка бүләк итә, ул агымдагы яртыеллыкка да шундый ук бүләк ясаган иде.

Әмир авылында яшәүче Ильяс һәм Рәсимә Шәйхетдиновлар да бүләк газета укыячак. Радик Харисов әти-әнисенең авылдашларын да “Безнең Чирмешән”гә яздырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев