Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндәге “Суган даласы”нда күп чирмешәнлеләр бүләкләнде

Әлеге мәртәбәле бүләкләрне якташларыбызга район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешәндә үткән “Суган даласы” фестивалендә тапшырды.

Намуслы хезмәте өчен “Чирмешән үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет учреждениесенең методика бүлеге мөдире Светлана Евгеньевна Мортазина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Светлана Евгеньевна Мортазина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде. Фото: Ильсияр Гайнутдинова

Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Чирмешән муниципаль районының “Балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы Владимир Григорьевич Юрин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына ия.

Владимир Григорьевич Юрин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына ия. Фото: Ильсияр Гайнутдинова

Мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен Чирмешән муниципаль районының “Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет учреждениесенең Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әмин кызы Әгъләмовага һәм Чирмешән муниципаль районының “Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Земфира Таһир кызы Җамалтдиновага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.

Гөлшат Әмин кызы Әгъләмовага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте тапшырылды Фото: Ильсияр Гайнутдинова

Чирмешән районы мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Иске Үтәмеш авылыннан Марат һәм Резеда Галиевлар, Утыз Имән авылыннан Мингәрәй һәм Рушания Әминовлар, Якты Тау авылыннан Ислам һәм Ләйсән Нотфуллиннар, Чирмешәннән Александр һәм Лилия Селезневлар, Салават һәм Рәмзилә Закировлар гаиләләре Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Якташларыбызга бүләкләрне фондның директоры Миләүшә Гайфуллина тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев