Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге янгын ике гаиләне кабат тораксыз калдырды

Бәйләнчек ут диярсең, нәкъ бер ел элек район үзәгенең Яшьләр урамында яшәүчеләр, янгыннан соң, өйләрен рәткә генә китергәннәр иде... һәм менә тагын хәсрәт.

Узган атнаның 10 март кичендә Чирмешәннең янгын-коткару часте пультына ике фатирлы шушы йортта кабат ут чыгуы хакында телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килүенә өйнең түбәсен ялкын ялмап алган була.

-Берсендә – өч балалы, икенчесендә – бер балалы гаилә яшәгән йортның ике фатиры да яраксызга әверелде. Кайбер урыннарда түшәм ишелеп төшкән,  өй җиһазларына зыян зур, “исән калганына” да төтен исе сеңгән. Нишләтәсең, утны сүндергәндә сибелгән су да үзенекен итте. Янгын чыгуның сәбәпләре әле ачыкланмады, Казан белгечләре белән берлектә тикшерү дәвам итә. Төрле версия карала, әлегә хәтта беренчел фаразлар ясавы да кыен, - диде Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарындагы янгын күзәтчелеге хезмәте дознавателе Фәнил Гыйззәтуллин.

Ни кызганыч, шулай итеп, хәзер ике гаиләнең дә хәлләре авыр. Алар кеше йортында сыенырга мәҗбүр, ярдәмгә мохтаҗлар.

Янгын күзәтчелеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында кабат искәртә. Электр, газ җиһазларын, мичләрне караучысыз калдырмаска, тузган электр чыбыкларын  вакытында алыштырырга кирәк. Бала-чагага күз-колак булу зарур. Мунча мичләрен дә артык кыздырудан сакланыгыз.

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев