Чирмешәннең полиция полковнигы: «Эштән кайтып, китапка чума идем»
Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр аз, алай да бар икән. Шундыйларның берсе Чирмешәндә яшәүче Наталья Поликарпова.
-Укырга яратам, шуңа да китапханәгә еш киләм. Бер килүдә 4-5 китап алып китәм. Әсәрнең эченә кереп китсәм, бик ошаса, төне белән укып та чыгам, - ди Наталья Викторовна.
Якташыбыз Интернетны да чит итми. Махсус кушымталар урнаштырып, китапларны электрон вариантта да укый. Гомере буе полициядә эшләгән әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул детективлар укырга ярата. Александра Маринина романнарының төп персонажы Настя Каменская - аның яраткан герое.
-Яшь чакта да укый идем, әмма полициядә эшли башлагач, китапларны күпләп укый башладым, дисәң дә була. Эштән кайтып кергән юк, ә китап укырга вакыт таптым. Китап укып ял итә идем, алар миңа эштәге, көнкүрештәге проблемалар турында онытырга ярдәм итәләр иде. Китап уку – тынычландыру үзлегенә ия бит, стрессны киметә, хәтерне яхшырта, сүз запасын арттыра, - диде полициянең элеккеге тикшерүчесе. – Хәзер дә китапханәгә йөрергә яратам, чөнки монда бик яхшы хезмәткәрләр эшли, алар белән аралашабыз, фикер алышабыз. Гомумән, биредә үзенчәлекле бер атмосфера хөкем сөрә.
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы — китап уку.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев