Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндә озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Орион” яшьләр үзәгенә 50, 55 һәм 65 ел бергә гомер иткән парларны чакырып хөрмәтләделәр.

Озак еллар бергә яшәү – зур бәхет һәм шул ук вакытта бу зур хезмәт тә. Районыбызда якташларыбыз арасында күп еллар бергә тату яшәгән, хөрмәткә лаеклы балалар үстергән, оныкларына сөенеп көн күргән гаиләләр булуына шатланып, алар турында газетабыз битләрендә еш язабыз.

Юбилярларны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова дә килгән иде.

-Гаиләләрегезгә сәламәтлек юлдаш булсын, балаларыгызга терәк-таяныч булып, тагын бик күп юбилейларны каршылап яшәргә язсын сезгә, - диде .

Туймәттә гомер итүче Камил һәм Мөсәвәрә Фәсыйховлар  65 ел элек яшьләрне берләштерә торган кичке уеннарның берсендә очрашалар һәм бергә булырга сүз бирешәләр. 1960 нчы елның февраль аенда авылда яңа гаилә барлыкка килә. Уңган, булдыклы, җитез Мөсәвәрә апа колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Камил абый авылның гына түгел, районның да мактаулы комбайнчысы сафларына керә. Алдынгы механизатор - күп кенә Мактаулы кәгазьләр, Хезмәт даны ордены иясе. Якташыбыз Коммунистлар партиясенең XXV съезд делегаты булып та сайлана. Фәсыйховлар биш бала үстергәннәр, бүген аларның 10 оныгы һәм 18 оныкчыклары бар.

-Без бер-беребезне яратмасак, бер–беребезгә яраклашмасак – шулкадәр яши алмаган булыр идек, - диде Камил Хәбибрахман улы, алып баручының тату гаилә турында соравына.

Шул ук авылдан Нургали һәм Наҗия Гыйниятуллиннар 60 ел элек 1965 нче елны гаилә корганнар. ТАССРның атказанган механизаторы Нургали Шәрифулла улы гомере буе колхозда эшли, тракторчы була, гараж мөдире вазыйфаларын да башкара. Наҗия апа озак еллар фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып хезмәт куя. Алар дүрт бала үстергәннәр, бүген алты оныкның һәм биш оныкчыкның яраткан әби-бабасы.

Мәүлет һәм Рәсимә Хәйруллинар гаиләсе быел 55 ел бергә гомер итүләрен үткәргәннәр. 19 яшьлек Кара Чишмә кызын – яшь белгечне эшкә Туймәткә җибәрәләр. Көндез мәктәптә балалар укытса, кич белән яшьтәшләренә белем бирә.  Клубка чыгарга да вакыт таба, ләкин, нигездә, китапханәдә утыра. Менә шунда ул армиядән кайткан гына, солдат формасын да салып өлгермәгән егетне очрата да. Алты айдан соң аларның никахлары да була.

-Минем каенанам бик әйбәт булды. Ул миңа үзенең акыллы киңәшләрен биреп, сабыр итеп яшәргә өйрәтте, - диде Рәсимә Барый кызы.

 

-Районыбызда озак гомер итүче парларны менә шулай хөрмәтләү инде матур гадәткә әверелде. Без авыл җирлекләре  һәм “Орион” яшьләр үзәге белән берлектә бу эшне алып барабыз. Аларга рәхмәт яусын. Авылларда менә шундый матур, тату гаиләләр бик күп. Кызганыч, аларның кайберләре, төрле сәбәпләр аркасында, нигездә, сәламәтлекләре какшаган була, безнең чараларда катнаша алмыйлар, - диде район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова.

Районыбызда быел алтын юбилейларын билгеләүче гаиләләр дә күп. Чара кунаклары арасында андыйлар да бар иде. Лашманнан Мингата һәм Роза Сөнгатуллиннар, Кара Чишмәдән Җәүдәт һәм Каинә Шәйхетдиновлар, Исиян һәм Рабига Әгълүковлар, Чирмешәннән Ильяс һәм Мәдинә Кашаповлар, Рәхмәтулла һәм Разия Мостафиннар, Александр һәм Валентина Долгополовлар, Туймәттән Рәфгать һәм Римма Мәссаровлар  тормыш юлларын соклангыч итеп узалар.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр саклаган гаиләләргә алдагы көннәрендә дә балалар hәм оныклар игелеген күреп, озак еллар матур гомер кичерүләрен теләп калабыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев