Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә К-700 тракторы “баласын” кабыздылар

Район үзәгендә яшәүче Радик Закиров гаражы “конвейерыннан” төшкән өр-яңа кечкенә трактор К-700 “баласы” сыман.

Авыл кулибины сап-сары төстәге, буявы әле генә кипкән мини-тракторын 3 ай эчендә җыеп чыга. Августта башланган эш октябрь башында төгәлләнгән.

-Тракторның двигателе кытайныкы - мотоблокларга куела торган, 15 ат көчле, тапшырулар тартмасы - коробкасы, руль идарәсе, күчәре - мосты классика “Жигули”дан, - ди Радик Илшат улы.

Оста әлеге техника белән кышын кар төрттермәкче, аның өчен көрәге бар, җир сукалыйм дисәң, сабан тагар өчен җайланма урнаштырылган.

-Шундый трактор ясарга күптән кызыгып йөри идем инде. Чирмешәндә аны җыйган егетләр бар, алардан да сораштырдым, интернеттан да карадым, - ди якташыбыз.

Суд приставлары хезмәткәре Радик Закиров гаражында соңгы берничә айда ут соң сүнгән. К-700 тракторына охшатып ясаган, билдән бөгелүче техникасын эштән кайткач, кичләрен, ял көннәрендә җыйган якташыбыз.

-Ышанычлы, көчле, чиста эшләсен, матур булсын, дип тырыштым, - ди ул.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев