Чирмешәндә яшәүче Зәйнуллиннарга сөт кенә түгел, тирес сорап та киләләр
Алар, өйләнешкәч, авыл белән шәһәр арасында озак “адашып” йөриләр. Инде Чирмешәндә төпләнгән яшь гаилә анда-монда кузгалырга уйламый да.
Түбән Кама егете Рамил һәм Түбән Кәминкә кызы Айсылу гаилә коруга Түбән Кәминкәгә кайталар, бер йорт сатып алалар. Чиләгенә күрә – капкачы, дигәндәй, икесендә дә кәсепчелеккә, сәүдәгәрлеккә оеткы салынган ир белән хатын акча табуның әллә нинди ысулларын сынап караганнар: товар сатканнар, мал-туар симерткәннәр.
Ике ел шулай мәшәкатьләнгәч, Зәйнуллиннар Түбән Камага китеп баралар. Озакка түгел, берничә айдан ук кабат районыбызга Айсылуның туган авылына төянеп кайтканнар. Башка йорт белешәләр, әмма акча ягы кысан. Рәхмәт, әтиләре Рәфкать абый балаларына булышу җаен таба. Йортлы булгач, абзарга өч сыер да кайтарып бәйлиләр. Тора-бара маллар саны егерме ике башка җиткән.
- Үзебездә шулкадәр сыер, бозау, атларны караганнан соң, колхоз эшенә ашыктык, - ди Айсылу. -56 баш сыер саудым. Кече малаебыз Эмильгә 6 ай тулгач фермага урнаштым. Мин эшкә китәм, бала белән Рамил кала, мин кайтам, ирем трактор кабыза.
Менә шулай 8 ел узгач, Айсылу һәм Рамил Чирмешәнгә күченергә карар кылалар. Биредә дә абзарларын буш тотмыйлар, сыерлары гына да 10 баш ук.
- Алар үзләрен генә түгел, безне, бозауларны да ашаталар, - ди Айсылу Рәфкать кызы. –Чыгымнары булса да, ай саен, сөт сатып, иң кимендә 45-50 мең сум керем алабыз. Сөт тирә-күршеләргә дә арта. Без бит әле ат итеннән казылык та ясыйбыз.
Хуҗаларын мул сөт белән сөендерүче сыерлары кадер-хөрмәттә икән. Печән, салам гел алларында. Сыра ясаганда пешерелгән арпа дробинкасы белән дә тукланалар. Көнгә бер чиләк салына ул. Сөтне, итне дә тәмләндерә икән андый азык. Кабаклары да февральгә кадәр җитә, апрель башларында кишер һәм чөгендерне ваклап бирәләр.
10 сыерның тугызысы бозаулаган да. Вера кушаматлы шушы көннәрдә үрчем бирергә тиеш. Сыерларының кысыр калганы юк икән, үгез үзләрендә үк.
90 мең сумга Чистай районыннан алып кайткан “немец” токымлы нәсел сыерлары яңа хуҗаларында биш көннән соң бозаулаган. Күп ашый, сөтне дә күп бирә икән.
- Малларыбызга укол да кадыйм, - ди янгын частенда да эшләүче Рамил Ренат улы. –Итлеккә үзем дә суям. Бер елны сыерыбыз кинәт чирләп, кырда аны берүзем чалдым. Мал тотканда әллә ниләр була, бөтен эшкә өйрәнәсең. Әле менә, тагын бераз акча туплап, көпчәкле трактор алдык. Азык, тирес ташырга анысы да гел кирәк бит.
Чирмешәндә 10 баш асраучы Зәйнуллиннарга сөт кенә түгел, тирес сорап та киләләр.
- Күпме чыгым тотканыбызны, күпме керем алганыбызны дәфтәргә теркәп барабыз, - диләр Зәйнуллиннар. –Менә бүген 90 килограмм сөт тапшырдык. Җәйге чорда ул бермә-бер күбәя.
Аларның абзарларына да күз салдым. Малларга урын бик иркен димәссең. Авылның төньяк өлешендә, алар ягында көтү булмау уңайсызрак инде. Көн буе өй янында гына торучы сыерларга азыгы да бик күп кирәк, урыннарын гел чиста тоту да авыр. Үзләре чыгым тотып алган сыер саву аппараты өчен районнан акча бирергә ышандырганнар, тик бу эш, нишләптер, озаккарак сузыла. Тиеш икән, аны да аласы килә. Алай да зарланмыйлар мал ияләре, исәнлек кенә булсын, үзебезгә эшлибез бит, диләр.
Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев