Чирмешәндә яшәүче укытучы район үзәгендә сәнгать галереясы турында хыяллана
Иске Үтәмеш авылында туган, балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче Фәйзелхак Вилдановны мин күптән беләм: тыйнак, сабыр, тәрбияле кеше. Үз эшенең остасы, аны аеруча балалар ярата, хезмәттәшләре ихтирам итә.
Аның кеше белән сөйләшкәнен күзәтеп торганым бар, кечесенә дә, олысына да ихтирам белән эндәшә.
Фәйзелхак Габделхак улы күпкырлы шәхес, андый кеше белән аралашырга да рәхәт. Әңгәмә барышында аңарда бер уйламаган сыйфатлар да ачтым.
Нәрсә дисәк тә, сәләт нәселдән килә. Аларның әниләренең - Фәтхия апаның бик матур итеп мөнәҗәтләр әйтүен мин үзем дә яхшы хәтерлим.
-Әти ягыннан бабай мин туганчы үлгән. Әти әйтүенчә, авылдашлар аны “Каешчы Кыям”, дип йөрткәннәр. Ул тире эшкәртеп, бик матур әйберләр ясый торган була. Моңа да сәләт кирәк бит. Әни ягыннан - бөтенесе җырчылар, музыкантлар. Әби матур итеп баянда уйнаган, - диде Фәйзелхак абый.
Аның Вконтакте, шәхси битендә шундый бер комментарий язылган: “Бигрәк уңган, булганнар да инде сез, Вилдановлар!”. Кайберәүләр бу сүзләрнең нәрсә аңлатканың, бәлки, белмиләрдер дә. Фәйзелхак абыйның өч энесе бар, өчесе дә иҗат кешеләре, дип була. Вилдановларның икенче уллары - Фәйзерахман Казанда яши. Ул инженер-химик булса да, рәсем ясарга да оста, төпчекләре – игезәкләр Муса белән Жәлил. Муса – архитектор, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. Игезәкләрнең икенчесе – Җәлил белгечлеге буенча рәссам-бизәүче. Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Агач эше остасы, ул музыка уен кораллары ясау белән шөгыльләнә.
-Мәктәптә укыганда рәсем ясарга яраттым. Бөтен китап, дәфтәр рәсемдә булды, укытучылар, билгеле, орыша иделәр. Хәтерлисезме, мәктәптә яңа елга ясаган стена газетасы бәйгесе үтә иде, безнең сыйныф гел беренче урын алды, - ди әңгәмәдәшем. – Аннан соң бермәлне автомобильләр ясау белән мавыктым, Ул чакта компьютерлар юк бит, авылда бер-ике кеше “За рулем” дигән журнал алдыра иде. Алардан алып, рәсемнәрен күчереп ясый идем.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Фәйзелхак Лениногорск шәһәрендәге музыка-сәнгать педагогика училищесында һөнәр үзләштерә. Сүз уңаеннан, соңрак югары уку йортын да тәмамлый. Диплом алгач, аны туган ягына җибәрәләр, армиягә кадәр ул Урманасты Үтәмештә мәктәптә эшли. Хезмәт итеп кайткач, бәхет эзләп читкә китә, хәтта Себергә барып җитә. Әмма берничә ел узгач, Чирмешәнгә кайта, соңрак балалар сәнгать мәктәбенә эшкә урнаша.
Шул көннән 20 елга якын вакыт узып та киткән. Фәйзелхак Габделхак улы сәнгать мәктәбендә балаларны рәсем ясарга өйрәтә, үзе дә иҗат итә. Аның картиналарын социаль челтәрләрдәге шәхси битендә күреп була.
Якташыбызның төрле картиналары бар: табигать күренешләре дә, портретлар да... Әмма, нигездә, ул бер темага өстенлек бирә: татар халык әкиятләренә, хикәяләргә.
Үземне бу өлкәдә белүче, дип санамыйм, ләкин Фәйзелхак абыйның картиналарын күргәч, танылган якташыбыз - Урманасты Үтәмештә туган Әхсән Фәтхетдиновның эшләре искә төште. Ул да бит татар фольклор һәм мифологиясенә нигезләнеп иҗат итүче иде.
Әңгәмәдәшем белән аны да искә алдык.
- Әхсән абый искиткеч кеше иде. Дөрес, бүген Түбән Камада музее бар, ләкин исән чагында аның кадере булмады, дип саныйм. Аның белән сөйләшеп утыруы да нәрсә торды. Алар да бит гаиләләре белән иҗат кешеләре. Аннан соң Бакый Урманче белән кызыксынам. Ул да бөек шәхес һәм бик гади кеше булган, дип сөйлиләр аның турында, - ди якташыбыз.
- Фәйзелхак Габделхакович, сез үзегезне укытучы яисә рәссам дип саныйсызмы? – дип кызыксындым аңардан.
-Танышларым арасында рәссамнар бик күп, алар белән сөйләшеп, аралашып торабыз. Чын рәссамнар иҗат белән яшиләр, минем тормыш башкача корылган. Без ай саен хезмәт хакы алырга өйрәнгән, ә ирекле рәссамнарның картиналары сатылса, акча була, сатылмаса – ел буена бер тиенсез утырырга мөмкин, - дип җавап кайтарды оста.
- Ә гомумән алганда, бүгенге заманда картиналарга сорау бармы?
- Бар, ләкин ул бит штучный товар. Үзенчәлекле, уникаль, башкалардан аерылып торырга тиеш. Бик талантлы кешеләрнең дә рәсемнәре сатылмаска мөмкин.
- Шулай да Сез картиналар ясыйсыз бит. Менә алар ничек “туа”?
- Рәсем әүвәл башта барлыкка килә. Моңа төрле нәрсә этәргеч була: берәр кеше белән аралашу, нәрсәдер укыдың ди...Ул төн уртасында да уйга килә, шул вакытта сикереп торам да, ясый башлыйм. Әгәр дә иренеп торсаң, ул образ уже китә, - ди ул. - Аларга беренче булып тормыш иптәшем Мәдинә бәя бирә.
Рәссамның инде байтак кына эшләре тупланган. Алар Җәлил энесе белән бергә Казанда күргәзмә оештырырга да хыялланалар.
Фәйзелхак абый тарих белән бик кызыксына икән, аеруча татар халкының үткәне белән. Гомумән, ул татар җанлы кеше.
- Минем хәзер беләсезме нәрсәгә эчем поша: телебезне югалтабыз. Әйтик, минем ике улым да татар сыйныфларында укыдылар. Алар татарча да, русча да, инглизчә да яхшы беләләр. Ә менә онык балалар бакчасына китте, русча сөйли инде. Татарча өйрәтәбез диләр, ләкин ул юк. Мәктәпләрдә дә татар халкының тарихы начар өйрәнелә. Бүген без үз тарихыбызны белмибез. Ә гомумән алганда, бүген дөньяда кызыклы әйберләр бик күп. Кызганыч, аларның барысын да өйрәнеп тә, укып та бетереп булмый.
- Ә Сез картиналарыгызны сатасызмы?
-Юк, мин сатар өчен ясамыйм. Элек заказлар буенча эшләгәнем булды. Әйтик, “Бәкер” шифаханәсе өчен ясадым, бүләккә ясаганым булды.
- Ә улларыгызда Сезнең сәләт бармы?
- Әйе, алар да кечкенәдән үк матур итеп рәсемнәр ясыйлар иде, без аларны әле дә саклыйбыз. Үзләре уйлап чыгарып, кәгазьгә төшерәләр иде, хәтта үзләренчә комикслар ясадылар. Ә хәзерге балаларның кузаллаулары, фантазияләре юк дәрәҗәдә. Менә бу, минемчә, гаджетлар йогынтысы. Дәрестә бирем бирәсең, шул темага берәр нәрсә ясагыз, дип, алар телефоннарга кереп китәләр, шуннан эзли башлыйлар. Ә 10 – 15 ел элек балалар бөтенләй башка иде.
- Ә менә кешедә сәләт юк, ди, аны рәсем ясарга өйрәтеп буламы?
- Була. Һәр эшнең нигезе, техникасы бар, менә шуларга өйрәтергә мөмкин. Ләкин ул рәссам булмый инде, шул ук вакытта рәсем ясый белүнең тормышта кирәге чыгарга мөмкин.
Фәйзелхак Вилданов районда галерея булдырырга да хыялана. Әлеге мәсьәлә белән җитәкчелеккә дә мөрәҗәгать иткән. Анда урнаштырырга картиналар да бар. Әйтик, якташларыбыз арасында, Әхсән Фәтхетдинов кына түгел, башка танылган рәссамнар да бар һәм аларның бер урында тупланган картиналары районның горурлыгы булып торырлар иде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев