Чирмешәндә яшәүче Нәфисә Зиннурова-Зайцеваның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Автор тәүге китабында үткәннәр, бәхет төшенчәсе турында уйлана, чордашларыбызны борчыган сорауларга җавап эзли. Шигырьләре төрле темага – туган җир, гаилә, әти-әни, тормыш, кешелеклелек, гаделлек, табигать, мәхәббәт турында.
Булсын иде бер зур бәхет,
Һәр кешегә җитәрлек.
Үзеңә кирәк кадәрне
Төяп алып китәрлек.
Бәхетле саный Нәфисә үзен. Үткәндә калган, бүген сагынып искә алырлык мизгелләр, сынаулар да күп булган аның тормышында, алар онытылмый. Алай да автор киләчәккә өмет баглап, оптимистик рух белән яшәргә өнди:
Үткән, узган, булган, беткән,
Оныт мәңгелеккә!
Бүгенгесе белән яшә,
Атла киләчәккә!
Нәфисә Зиннурова-Зайцева шигърияткә күптән кереп китә. Әмма тәүге шигырьләре сакланмаган, югалган. “Уйланулар” китабына кергәннәре соңгы еллардагылар.
“Уйланулар” китабында 100гә якын шигырь урын алган, ул 200 данә тираж белән басылган.
- Әлегә басылмаган, зур аудиториягә чыкмаган әсәрләрем дә күп, - ди якташыбыз.
Аның бу китабын бастыру чыгымнарын Тукай поселогында яшәүче энесе Нәфис күтәрешкән.
- Апа, китабыңны чыгар гына, булышу – миннән, - диде ул, - ди Нәфисә Сибгатулловна. –Кызларым да бу идеяне башта ук хупладылар. Китабым быел билгеләп үтеләчәк 55 яшьлек юбилеема үзенә күрә бер бүләк булды.
Һәркем шигырь яза алмый, моңа тумыштан сәләт кирәк. Бу яктан Чирмешән лицее укытучысы Нәфисә Зиннурова-Зайцева булдыклы: шигырьләре дә кызыгып укырлык, гармунда да оста уйный, ул дин юлында да. Эшендә дә алдынгы.
Кызының мондый уңышлары өчен, исән булса, мөгаен, әтисе – Сибгатулла абый бик сөенер иде. Сукыр килеш, хуҗалык эшләрен дә башкара – утын кисә, яра, үзенә шөгыль таба. Үзе тальянда уйнап, халык көйләрен оста итеп башкарганын Тукай бистәсендә яшәүчеләр яхшы хәтерли. Нәфисә газиз әти-әнисе турында шигырьләрендә дә еш искә төшерә.
Өмет. Ышаныч. Мәхәббәт
Беләсеңме, шундый чаклар булды,
Яшәү дәртем сүнде.
Соры томан басты күк йөземне,
Язмыш ачы көлде.
Шулчагында уянды да өмет
Яшәргә көч бирде.
Пышылдады колагыма килеп
"Сүндермә син мине!"
Беләсеңме, шундый чаклар булды,
Сүнде соңгы өмет…
Шулвакытта йөрәк әрләп атты:
"Сабыр бул син!" - диеп.
Тик бервакыт, сабырлыгы бетте,
Түзалмады йөрәк…
Ышанычым күтәрелеп дәште:
"Ышанырга кирәк!"
Ышаныч та җилгә очты беркөн,
Ташлап китте өмет…
Йөрәк, янып, парә-парә килде,
Шулчак, илһам биреп,
Бу дөньяга булган мәхәббәтем Яшәргә көч бирде:
"Дөнья иркен! Искитмәле матур! Сүрелдермә мине!"
Нәфисә Зиннурова-Зайцева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев