Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Фәүзия Шәйхетдиновага 90 яшь тулды

Юбилярга үз яшен бирмәсең,”әби” дип эндәшергә дә телем әйләнмәде. Матур сакланган, зиһене яхшы. Быел бер көнне дә калдырмыйча уразаны да тоткан.

- Мин әле кибетләрне дә әйләнеп кайтам, - дип куйды җиңел сөякле юбиляр.

Биш вакыт намазны калдырмый ул. Үз бүлмәсендәге телевизорны да еш кабыза, бер генә каналны – “ТНВ”ны гына карый икән.

- Мин барлык хәбәрләрне ишетеп, белеп торам. Район газетасын да укыйм, - дип өстәде Фәүзия апа.

Ул Әмир авылында дөньяга килгән. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Бөек Ватан сугышына киткән әтиләре Германиягә кадәр барып җитә һәм 1947нче елны гына туган ягына кайта. Фәүзия, башка яшьтәшләре кебек, бик иртә колхоз эшенә керешә. Өлкәннәр белән беррәттән балаларны урман кисәргә дә җибәрәләр, фермада да эшләтәләр. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсә ул.

...Фәүзия авылдашы Ибраһим белән гаилә коралар. Бер-бер артлы өч бала: Миңнегөл, Илдус, Илгизәр дөньяга килә. 1960нчы елларда алар бәхет эзләп Таҗикстан якларына китәләр. Озак еллар читтә яшиләр, 1997нче елны Чирмешәнгә күчеп кайталар.

Инде Ибраһим абый үлгәнгә дә 20 елдан күбрәк вакыт узган. Фәүзия апа бүген кызы Миннегөл апа тәрбиясендә яши. Балалары, 15 оныгы әбинең хәлен белешеп торалар. Киләсе шимбә көнне алар бөтенесе бергә җыелышып, яраткан әбиләренең олы юбилеен билгеләп үтәргә җыеналар.

Ә бүген, нәкъ туган көнендә, якташыбызны гомер бәйрәме белән районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова өенә барып котладылар, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев