Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Анна Гласнова 90 яшен билгеләде

Анна Тихоновна Апас районында туып үскән. Казанда заводта эшләгән вакытта Чирмешән егете Василийны очрата. Яшьләр гаилә коралар һәм бу якларга кайталар.

Бер елдан соң кызлары Татьяна дөньяга килә. Шуннан соң яшь гаилә Казахстанга акча эшләргә китә. Дүрт елдан алар кабат Чирмешәнгә кайталар.

-23 ел элек әти гүр иясе булды, шуннан бирле мин әнине бер үзен калдырганым юк, - ди кызы Татьяна Васильевна. – Әнинең гомере хезмәттә үтте, ул районның төрле оешмаларында эшләде - икмәк кабул итү предприятиесендә, больницада, ашханәдә. 

Туганнары, якыннары белән бергә якташыбызны олуг юбилее белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да котладылар һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырдылар. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Долгополов та юбилярга ихластан матур теләкләрен җиткерде. Анна Тихоновна барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев