Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче 83 яшьлек ветеран бу көннәрдә әнисен еш искә ала

Быелгы ураза ае да тәмамланды. Күпчелек бу сынауны игелек кылып, матур гамәлләр белән үткәрергә тырышты. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын.

- Ирексездән элеккеге еллар искә төшә, - ди Чирмешәндә яшәүче Мингалим Мәгъсүмов. –Миңа 7 яшь чакта әни: “Улым, әллә уразага кереп карыйсыңмы?” – диде. Ризалаштым, әни белән, каймак, коймак, йомырка ашап, сәхәрне тәмамладык. Ифтар да җитте, авыз ачарга утырдык. Менә шунда көндез бер бөртек көнбагыш кабып куюым искә төште. “Әни, мин әйтәм, минем уразам бозылды бит!” – дим. Ул моңа артык игътибар бирмәгән сыман: “Ярар, кайгырма, Ходай кичерсен, башка вакытта тотарсың”, - дип тынычландырды. Чоры шундый бит: сугыш арты еллары, тамак тук түгел, ашыйсы килә. Хәзер генә өстәл тулы ризык, сайлана-сайлана тукланабыз.

Мәймүнә апа үзе бик дини кеше булган. Бер елны, ураза вакытында, урак урганда, эссегә түзә алмыйча салкын базга төшеп утырган. Эшкә бара алмаган.

Икенче көнне кырдагы хәлне күрсәң?! Авылдашлар, бергә җыелып, арттарак калган Мәймүнә апаның да алынын эшләп куялар. “Безнең Бәркәтә халкы шундый мәрхәмәтле, ярдәмчел”, - дип еш кабатлый ул, 9 бала әнисе.

Мингалим Минәхмәт улы исә инде 25 еллап дин юлында. 83 яшьлек ветеран, мәчетләргә бару кыенрак булса да, намазларны калдырмаска тырыша, ифтар мәҗлесләрендә дә катнаша.

-Мәчеткә йөреп, гарәпчә дә укырга өйрәндем, әнидән дә күп гыйлем алдым, иске имля да таныш миңа, - ди Мингалим Мәгъсүмов. –Билгеле, олыгайгач, белем эстәү кыен, шуңа күрә яшьрәк чакта дин юлына керү мәслихәт, отып алу, истә калдыру ансатрак.

50 ел чамасы райпо сәүдә системасында хезмәт куйган якташыбызның гомер иткән карчыгы 14 ел элек вафат булган. Олыгаю үзенекен итә шул, Мингалим Минәхмәт улы 80 яшендә автомашинасын да сатып җибәргән. Әле тормыш дәвам итә. Ул бүген дә ифтар ашына әзерләнә калды.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев