Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндә атналык эш планеркасын бүләкләүләрдән башладылар

Район җитәкчеләренең атналык эш планеркасында алты якташыбызга бүләкләр тапшырылды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Эльвира Вәлирахман кызы Галәветдиновага ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шундый ук бүләккә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы, районның баш архитекторы Эльвира Бурундай кызы Җиһаншина да лаек булды.

Районның торак-хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлеге уңаеннан, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе бухгалтеры Хәнүзә Гали кызы Вафина, шул ук предприятие кассиры Екатерина Дмитриевна Никонова Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Михайловна Коченкова, “Үзәкләштерелгән клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең Түбән Чегодай авыл мәдәният йортының сектор мөдире Рәмилә Зәки кызы Дәүләтшина район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев