Чирмешән укытучысы күршесенең дәфтәрләр тикшергәнен яратып күзәткән
1 нче Чирмешән урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Баляева – тәҗрибәле һәм талантлы педагог, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.
Ул мәктәптә инде күп еллар эшли һәм шул вакыт эчендә укучыларының һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулады.
–Людмила Федоровна, укытучы булу балачак хыялы идеме?
–Хыял дип әйтә алмыйм. Безнең күршедә укытучы Зинаида Николаевна Горшенина яшәде. Миңа аның дәфтәрләр тикшерүен карау ошый иде. Ә мәктәптә яраткан укытучым Вера Ивановна Деганова булды. Алар үрнәгендә укытучы һөнәрен сайладым, Мин Чирмешән мәктәбен, аннан соң Алабугада институт тәмамладым һәм инде 47 ел укытучы булып эшлим, 39 ел – 1 нче Чирмешән мәктәбендә.
–Әгәр дә бүген яшь чагыгызга кире кайтып, яңабаштан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, Сез нинди юлдан китәр идегез?
–Педагогика институтына укырга керер идем. Мин эшемне бик яратам.
–Укытучыларның яраткан укучылары була, диләр. Сезнең бармы?
–Юк. Дөрес, балалар арасында төрлесе була. Кемгәдер синең фәнең ошый, икенчесе башка фәннәргә өстенлек бирә. Яхшы билгеләр алучы, фәнең белән кызыксынучы укучылар, билгеле, истә кала. Укучыларым арасында филология факультетына керүчеләр дә байтак. Шул ук вакытта мәктәптә яхшылар рәтенә кермәгән балалар, мәктәпне тәмамлагач, башка яктан ачылып китәләр. Алар исәнләшәләр, хәлләрең белән кызыксыналар, исәнлекне сорашалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Андыйлар да шактый.
–Элек сыйныфларда укучылар да күбрәк булгандыр?
–Әйе, әле бер көнне генә фотолар карап утырдым. Бер сыйныфта 42 укучы булган. Хәзер балалар саны аз, ләкин бу укыту процессына тәэсир итми: таләпләр шул ук, дәфтәр генә азрак тикшерергә. Ә балаларга килгәндә… Замана балалары – алар әрсезрәк, үткенрәк дияр идем.
–Бүген мәктәпләргә психологлар кирәк, дибез.
–Булса, яхшы инде. Аеруча 5–6 нче сыйныф укучылары белән эшләргә кыен. Башлангыч сыйныф укытучылары әйтүенчә, мәктәпкә укырга керүче балалар хәзер бүтәнрәк.
–Бүген районда гына түгел, республикада да белгечләр җитешми. Нишләп яшьләрнең укытучылыкка барасы килми?
–Эше авыр. Укытучы ярты көн генә эшли диләр. Кая инде?! Көнозын, хәтта төнлә дә телефонны кулдан төшермисең: анда-монда кереп теркәлергә, әллә нәрсәләр буенча хисап җибәрергә, смс-ларга җавап бирергә, дәресләргә әзерләнергә... Аннары шул да бар, программалар үзгәреп тора, ә яңа китаплар юк.
–Людмила Федоровна, китаплар дигәннән, бүгенге балалар әдәби китаплар укыйлармы?
–Төрлесе бар. Нигездә, программа буенча тиешле китапларны гына шул.
–Заман укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсыз?
–Иң мөһиме – балаларны яратырга, аннаң соң үз фәнеңне яхшы белергә һәм яратырга, мәрхәмәтле, киң күңелле, аралашучан булырга һәм ата-аналар белән уртак тел таба алырга кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла.
Людмила Баляева югары һөнәри әзерлеге һәм үз-үзен үстерүгә даими омтылышы белән аерылып тора. Ул һәрвакыт мәгарифтә соңгы методикалар һәм алымнар белән таныша, дәресләрдә инновацион технологияләр куллана. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы, укыту процессын барлык укучылар өчен дә мавыктыргыч һәм аңлаешлы итәргә тырыша.
Людмила Федоровна үзе дә бик яхшы шәхси сыйфатларга ия. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм укучыларына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, һәр балага якын килү юлын таба, аның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә ала. Аның сабырлыгы һәм ярдәме белән күп кенә укучылар укуда һәм тормышта уңышларга ирешкәннәр.
Якташыбыз мәктәп тормышында актив катнаша. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә торган төрле чараларда, бәйгеләрдә һәм проектларда катнаша. Ул шулай ук яшь педагогларның остазы, аларга үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев