Чирмешән таксисты төрек ашлары пешерергә оста
Ул төрек ашлары остасы, гомумән, аш-су пешерергә хирыс. Ипи салу серләрен яхшы белә, тагын слесарь-җыючы да, әмма, ни хикмәт, шундый һөнәрләре була торып та, такси хезмәтендә эшли.
Таксист кына түгел, психолог та
Чирмешәндә күп түгел алар. Такси машиналары йөртүче хатын-кызлар турында әйтүем. Әлеге хезмәтне без ир-ат эше дип күзалларга гадәтләнгәнбез. Юкка гына рус телендәге род төшенчәсен кире кагып, хатын-кызларга да татарчалатып таксист дип кенә җибәрмибездер. Районда ике еллап такси машинасы “штурвалын” әйләндерүче Рузалия Шарапова белән сөйләштем әле, “таксист Рузалия” белән.
-Ышанмассыз, әмма мин бик яратам эшемне. Кеше белән аралашу, машина йөртү ошый, мин үз-үземә начальник, иреклемен, – диде ул сүз башлауга.
54 яшьлек Рузалия Закирҗан кызы тумышы белән Утыз Имән авылыннан. Заманында Яр Чаллы шәһәрендәге заводта КамАЗ кабиналары эчендә электр үткәргечләре тарткан слесарь. Аннан Алабугада ипи заводында ипи салган, ипи пешерә торган зур мичләр эшләткән, аш пешерүче – повар һөнәрен үзләштергән. Өзеклекләр белән булса да, 24 еллык шофер стажына ия. 5 ел элек авылга әнисен карарга кайткан ханым, язмыштыр, бүген Чирмешәндә гомер итә. Төп эшеннән кала, авыру бер ир-атны карарга алынган. Ә әнисен туганнары алып киткән.
-Рузалия, такси йөртүче хатын-кызга үзеннән-үзе шундый сорау бирәсе килә: ир-атлар бәйләнмиме?
-Ничек кенә әле. Бигрәк тә исерекләр: музыка кабызырга кушалар, акчасын түләдек, кая әйтәбез – шунда барасың, - дип теңкәгә тиючеләре бар. Елаган чакларым да булды инде. Кичен теләсә нәрсә әйтеп, “Хәтерләмим”, - дип, иртән килеп гафу үтенүчеләр дә булгалады.
-Барына да төкереп бу эшеңнән китеп барсаң.
-Юк инде, беренчедән, әйтәм бит, эшем ошый. Нишлисең, исерекләр белән җайлап кына сөйләшергә тырышам, психолог та булырга туры килә. Икенчедән, хәзер инде караңгыда, кичке дүрттән соң таксига бөтенләй чыкмыйм.
Рузалия ханым хатын-кызлар таксида эшләүнең кайбер өстенлеген дә күрә. Хатын-кыз игътибарлырак йөртүче, диләр икән. Аны мөселман хатын-кызлары еш чакырта, гомумән, клиентлары күп. Кайбер ир-атлар, хатын-кыз йөрткән машинага утырып карыйм әле, дип кызыксынып утыра. Дөрес, кайберәүләр, бигрәк тә хатын-кызлар, рульдә хатын-кыз күреп аптырап та калалар икән.
-Пассажирларның ниндиен яратасыз? – дип тә кызыксындым.
-Барысын да – баладан - әбигә кадәр, аерма юк. Исерекләр генә кирәкми. Әбиләрне еш кына больницага алып киләм, хәтта кабинетлар буенча да йөртергә туры килә. Ярдәм итәргә тырышам.
-Күңел бушатулар, моң-зарларсыз да булмыйдыр, өстәвенә – әгәр руль артында хатын-кыз икән.
-Әйе инде, очрый андыйлар да, елап-елап язмышын сөйләүчеләр. Хатын-кызлар гына түгел, кайвакыт, ир-атлар да бушана, нишлисең, аларның да “тулган” чаклары була. Хыянәт темасы актуаль. Тыныч кына тыңлыйсың инде.
-Берәр бай клиент бик күп акча калдырмадымы?
-Юк, ә-ә, исемә төште, бер ир-ат бер тукталыш кына узды да, төшкәндә, башта 500 сум бирде, аннан тагын 300не өстәде. “Миңа ошадың!”, - дип, бәйләнеп-нитеп түгел, просто менә шулай.
“Мин тыйнак киенәм”
Әңгәмәдәшем үзенең ир-ат хезмәттәшләрен мактап алды, рәхмәт әйтте: машинасы ватылса, ярдәм итәләр икән. Аңа бигрәк тә үз авылларының кияве Виталий Калмыков еш булыша.
-Хатын-кыз матур киенергә ярата.
-Мин тыйнак киенәм. Кемнедер кызыктырырга түгел, эшкә барам бит. Матур киенә торган урын бүтән – аш, мәҗлес, туй, театр, концерт дигәндәй.
Рузалия ханым 2004 нче елгы “унлы” машинасында йөри. “Ул минем өем, дә, ашатучым да”, - ди “атын” мактап.
-Юлга төзек машина белән чыгу кирәк.
-Машинамның төзексезлегеннән шикләнсәм, автосервиска кертәм, ясаттырам. Кичтән ягулыгын салып, тормозларның, фараларның, поворотникларның эшләвен тикшереп калдырам, чөнки иртән моңа вакыт булмый.
-Эшегезне алыштырырга уйламыйсызмы?
-Мин бу хезмәтне кулайрак күрәм. Повар эше җиңел түгел, гел аяк өстендә. Монда утырып йөрисең.
-Акчасын түләмәгән пассажирлар булдымы?
-Юк диярлек. Дөрес, бәяне күпсенеләр, кыйммәт, диләр. Әмма без тариф буенча эшлибез.
-Чирмешәндәге күперне сүтүләре такси йөртүчеләргә яхшы булды инде.
-Әйе, яшереп торасы юк, безгә файдалы, ул якка чыгу бәясе – 200 сум.
-Автоинспекторлар белән мөнәсәбәт ничек?
-Яхшы, беренче елда бер эләктем, үземнең гаеп белән, кызуырак бара идем, штраф түләдем. Хәзер, гомумән, кагыйдәләрне үтәп йөрергә тырышам. Тизлекне яратсам да, ашыкмыйм, кеше утырттым икән – мин аның гомере өчен җаваплы. Эчмим, эчкән кеше таксида эшли алмый, син бит гел руль артында.
-Кайсы авылларга еш йөрисез?
-Район үзәгендә больница, мәктәпләр, кибетләр тирәсенә. Лашман, Утыз Имән, Иске Кади, Шешминка, Мордва Афонькәсе авылларына еш барам. Күрше Самара өлкәсенең Сәләй авылыннан чакыртучылар күп. Көненә 150-200 километрлап юл үтәм. Болай гына, утырып, карап йөрүчеләр бар. Мин үзем ераграк юлларга йөрергә яратам.
Дуун чорбасы - туй ашы
-Таксист Рузалия – аш-су остасы, профессиональ пешекче ниләр пешерә?
-Бәлеш, мантый әзерләргә яратам, бигрәк тә балалар кайтса. Төрек ашлары пешерәм.
-Төрек ашлары?!
-Әйе, анысына Алабугада төрекләр завод төзегәндә өйрәндем, алар үз ашларын пешертәләр иде. Аларда икенчегә төп ризык – куру фасолье – нәкъ менә ак фасольле “второй”: безгә итле бәрәңге сыман, ә беренчегә - кызыл борчаклы (чечевица) мәрҗәбәк – чорба сыек ашын яратып ашыйлар. Дуун чорбасы - туй ашы, анысы тавык ите белән.
-Әле төрекчә дә беләсездер?
-Әйе, аңлыйм, өйрәндем, кирәген аңлатып сөйли дә алам. Берсендә шулай пассажирлар утырды, таныш телдә сөйләшәләр “Сез төрекме әллә?” – дим. “Юк, без әзербайҗаннар”, диләр. Телләре бик охшаш. Үзбәкчә дә, таҗикча да бераз аңлыйм, ә менә әрмән теле үзгә, аңлап булмый. Пассажирлар үз телләрендә дәшүләрен яраталар инде.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев