Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән социаль хезмәткәрләрен күпләр көтеп ала

8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде. Фирдәвес Морадыймова җитәкләгән “Игелекле йөрәк” учреждениесе өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикле дистәләрчә кешеләргә көн саен ярдәмнәрен, кайгыртуларын, игътибарларын бирәләр.

Чирмешәннән Вера Тарасова күп еллар социаль хезмәткәр булып эшли. Ул үз участогында берничә кешегә хезмәт күрсәтә. Аның һәр көне бик тыгыз, катлаулы, күп җаваплылык таләп итә. Үзенең карамагындагы әбиләргә һәм бабайларга азык-төлек, дарулар алып килергә, өйләрен җыештырырга кирәк, кайвакыт йорт яны участогында, ә кыш көне кар көрәүдә ярдәм итәргә туры килә. Вера Викторовна урын өстендә ятучы авыруларны да бик оста карый. Ул барын да намус һәм җаваплылык белән башкара.

Аларга киләчәктә дә эшегездә сабырлык, түземлек юлдаш булсын.

Ихтирам һәм хөрмәт белән, Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев