Чирмешән районының терлекчелек буенча иң яхшы хуҗалыкларына Рәхмәт хатлары тапшырылды
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Гариф улы Шәрифуллин муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен «Сөлчә» җәмгыяте директоры Хәмзә Ильяс улы Хамәтов, «Багетный» авыл хуҗалыгы эшкәртү кулланучылар кооперативының баш хисапчысы Алсу Мирсәет кызы Рамазанова, «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының баш хисапчысы Радик Рәвхат улы Харисов муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Үткән бер ай эчендә эш нәтиҗәләре һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләре өчен беренче урын алган җаваплылыгы чикләнгән "Ильхан" җәмгыяте, икенче урынга лаек булган җаваплылыгы чикләнгән “Андреевка” җәмгыяте һәм өченче урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Якимов Николай Степанович муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Эльвира Галяутдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев