Чирмешән районыннан тагын ике егет армиягә китте
Керкәледән Ислам Хуҗиевны һәм Шешминкадан Алексей Романовны да Кораллы көчләр сафларына хөрмәтләп озаттылар.
- Бер ел тиз үтә. Армиядән бөтенләй икенче кеше булып, ныгып, мөстәкыйль тормышка өйрәнеп кайтырсыз, - диде район хәрби комиссары Сергей Иванов, егетләргә җиңел хезмәт теләп. -Ниндидер авырлык туса, сездә телефон, минем номер бар, туп-туры миңа шалтыратыгыз.
Иртәнге сәгать 5 тулганда үткән озату чарасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та килгән.
- Хәрби хезмәт – ир-егет өчен җаваплы адым. Сезгә саулык, түземлек, кыюлык телим, - диде ул.
Сүз уңаеннан. Район җитәкчелеге якташ егетләргә – Исламга һәм Алексейга кәрәзле телефон бүләк итте.
Алексей Романов Чирмешәндәге кадетлар мәктәбендә укыган, нефть тармагында эшләгән. Ислам Әлмәт районында машина йөрткән. Ул гаиләләрендә 5 кызга 1 малай икән. Әтисе Ильяс та армиядә булган.
Бүген хәрби комиссариат янында оештырылган тантанада “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир Ханов, Чирмешән районы благочинные Александр Филимонов та солдат киеме кигән егетләргә теләкләрен ирештерделәр, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Шуны да әйтик, срочный хезмәткә алынучыларны Украинадагы махсус хәрби операциягә җибәрмиләр. Алай да, теләкләре булса, контракт буенча хәрби хезмәт итәргә мөмкин.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев