Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районыннан тагын 8 егетне армиягә озаттылар

Түбән Кармалкадан Алексей Трифонов, Түбән Кәминкәдән Булат Гайнуллин да хәрби хезмәткә алындылар, анда теләп баралар.

- Абый да солдатта булды, - ди Чирмешәндәге аграр техникумда белем алган Булат.

Соңгы вакытта Түбән Кәминкәдән, Түбән Кармалкадан да армиягә китүчеләр юк, шуңа да аларга зур җаваплылык йөкләнә, егетләр авыллары данын яклаячак дигән сүз.

Булачак солдатларга ышанып була, бүген дә, җаваплылык тоеп, кушылган вакытка, иртәнге бишенче яртыда ук комиссариатка килеп җиткәннәр.

- Сез армиягә бара алуыгыз белән горурланыгыз, бу бөтен кешегә дә бирелми, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, егетләрнең исән-имин кайтуларын теләп.

Ул Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Чирмешән, Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә авылларыннан Ватанны сакларга китүчеләргә район җитәкчелеге исеменнән кәрәзле телефон да бүләк итте. Димәк, алар әти-әниләре, якыннары белән аралаша, хәл белешә алачак.

Армия – тормыш мәктәбенең мөһим баскычы, анда егетләр ниндидер белгечлек алачак, бөтенләй икенче кеше булып, җитлегеп кайтачаклар. Бер ел тиз үтә. Хатлар языгыз, дога кылыгыз. Район хәрби комиссары Сергей Иванов, бүгенге чарада катнашкан дин әһелләре шундый теләкләр ирештерделәр.

- Ватаныбызны сакларга шундый уллар үстергәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Сергей Иванов, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Гомумән, соңгы елларда армиягә озату тантаналы төстә үтә. Бүген дә хәрби комиссариат янында халык күп җыелды. Җырлап, биеп озаттылар егетләрне.

Сүз уңаеннан. Бүген армиягә китүчеләрдән берсенең әтисе махсус хәрби операциядә катнаша икән.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев