Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында өченче әби 100 яшькә җитте

Яңа Элмәледән Анастасия Кириллованы бер гасырлык юбилее белән котладылар.

-Әни гел җырлап яшәде, аларны үзе дә чыгарды, - ди  кызы Татьяна. -Бездә дә җырга мәхәббәт уятты, әле дә сәхнәдән  төшкәнебез юк. Инде мәрхүм әтиебез дә шундый иде, гармунда да уйнады.

Анастасия Николаевна бүген дә үз бәйрәмен чуваш халык җырлары белән бизәде. Колагы начар ишетсә дә, кунаклар, балалары белән рәхәтләнеп аралашты.

Моңа кадәр, узган елда, районның иң өлкән кешесен – Түбән Чегодайдан Хәтимә Хәсәншинаны 100 яшь тулу уңаеннан котладылар. Ул Уфада гомер итүче кардәшләрендә кыш чыкты, Кызыл Ярдан сигез бала әнисе Мөнирә әби Гурьева да икенче йөзне башлады. Якташыбыз бүген Елховойда, кызларында яши.

-Әби искиткеч, уникаль кеше, - ди иң өлкән оныгы Вероника. -Нибары 15 яшендә, атка утырып, әтисен, тагын бер кардәшен сугышка озата. Берүзең, әле бит кышкы көндә, Шенталага бар әле син. Ул вакытта алар Сосновкада яшәгәннәр, бүгенге юбиляр шул авыл кызы.

Әтисе Николай Прокопьев шул китүдән кайтмаган, ул һәлак булган. Ирен озаткач, өч бала белән калган хатыны да берничә айдан мәңгелеккә күзләрен йома.

Шуннан соң өй мәшәкатьләре беләкләре ныгып та җитмәгән Настяга йөкләнә. Әле бит энесен һәм сеңелесен дә тәрбия кыласы, үстерәсе. Өч ятим барысына да түзәләр, сынауларны бергә үтәләр.

-Хәзер әти-әни янында булып, сөйләшеп утырасы иде дә, - ди 100 яшьлек якташыбыз – алты бала әнисе, 18 онык, 30 оныкчык әбисе.

Анастасия Кирилловага район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, Россия Президенты, Татарстан Рәисе, район башлыгының котлауларын ирештерде, бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдинов һәм башкалар да юбилярны бүләкләр белән сөендерделәр.

Соңгы вакытта Анастасия Николаевна кызы Татьяна, кияве Петр тәрбиясендә.

-Өебез иркен. Мал-туарны күп асрыйбыз. Әби үз аягында йөреп тора, - ди Петр Дмитриевич. –Ишетүе, күрүе начаррак инде, яше бар бит. Алай да бу көннәрдә күңеле белән гел урамда.

Аяк асты кипшенгәч, Анастасия Николаевнаны гомер иткән үз йортына – улы Воля гаиләсенә алып кайтырлар. Хәер, ул башка балаларында да кадер-хөрмәт тоеп яши.

...Чувашлардагы матур гадәт буенча, Анастасия Кириллованың 100 яшьлек юбилеена килгән кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар, өстәлгә иң тәмле ризыклар куйдылар. Сосновкада туган, Яңа Элмәледә 75 ел гомере узган, шунда колхозда макталып эшләгән ветеран мәҗлестәгеләргә рәхмәтен белдереп: -Барыгыз да минем кебек хөрмәтле булыгыз, йөз яшькә җитегез! – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев