Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына Мәскәүдән дә бүләк килде

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан – райондашлардан бүген Габделхак Җиһаншин гына исән-сау. Бөек Җиңү көне уңаеннан, бу көннәрдә алардан кунаклар өзелми.

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов та ветеранны өенә барып котлады, аңа республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәч пакетын, котлау открыткасын да тапшырды.

- Тормыш матур, җитеш. Исән-сау яшәгез, тагын күрешергә язсын, - диде район җитәкчесе. – Тынычлык булсын, җиңү белән, хәзерге хәрби операция дә тизрәк туктасын иде.

Югары Чегодайда гомер итүче Габделхак Җиһаншинга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та бүләк җибәргән. Районның ветераннар Советы рәисе Миләүшә Батыршина, хәрби комиссар Сергей Иванов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да якташыбызга тәбрикләүләрен ирештерделәр. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов ветеранны, елның икенче яртысында алдыру өчен район, газетасына яздыруын әйтте.

Кызганыч, 97 яшьлек Габделхак бабай кунаклар янәшәсендә озак басып тора алмады. Ул былтыр, кыек басып, аягын сындырган, операция кичергән. Шуңа күрә, тагын зыян килмәсен дип, утырып кына тора. Анда-монда барырга туры килсә, кызы Рәшидә, кияве Харис гел янында.

- Җиңү бәйрәме көннәрендә, күбрәк җыелгач, әтине урамга, саф һавада йөртеп кертергә исәп бар, - ди Рәшидә апа. – Элеккеге кебек үк булмаса да, зиһене яхшы әле. Режим буенча ашый. Әле безне дә шуңа күндерде. Аеруча яраткан ризыгы – геркулес. Телевизор карый, район газетасын укый.

Габделхак Җиһанша улы сугышта һәм хәрби хезмәттә 7 ел да 3 ай булган, Дан ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

- Минем өчен бик кадерле булган орденны тагам, ә медальне монда кайтканчы ук урладылар, - ди ветеран. – Әле дә бүләкләрдән өзмиләр. Бүген шулай хөрмәтләвегез өчен дә рәхмәт.

Район башлыгы Чирмешәндә яшәүче Елена Козловага да, өенә барып, Татарстан җитәкчесе исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм күчтәнәч пакет бүләк итте.

- Бигрәк зурладыгыз, Ходай сезгә дә минеке кебек озын гомер бирсен, - диде шушы көннәрдә 91 яшен тутыручы тыл ветераны Елена Семеновна. – Сугыш чорын да яхшы хәтерлим, яшь вакытларны да еш искә төшерәм. Мин Сотников бистәсендә туып үскән кыз. Бик кызык иде анда. Чирмешәндәге тормышыма да шөкер итәрлек. Социаль хезмәткәрдән дә уңдым. Кызганыч, өч кызым, чирләп, бу якты дөньядан иртәрәк киттеләр, моны бик авыр кичердем.

 Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев