Чирмешән районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак бабай вафат
Бүген иртән районыбыздагы соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһанша улы Җиһаншинның гомере өзелде.
Югары Чегодай авылында яшәгән 98 яшьлек фронтовик операциядән соң җайланып китә алмаган, больницада йөрәге тибүдән туктаган.
Якташыбыз 1943 елда 18 яшендә фронтка китеп, сугышта һәм хәрби хезмәттә 7 ел да 3 ай булган. Дан ордены һәм “Батырлык өчен” медале иясе, кече сержант Хамзин (ул вакытта шушы фамилиядә йөри) җиңүне Балтыйк буенда каршылый.
Мәрхүмнең балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев