Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районында биш көндә өч янгын булган

Май ае башында районда өч янгын теркәлгән. 8 май көнне Чирмешәндә торак йорт янды, 9 майда Кармыш белән Яшәүче авыллары арасындагы салам төргәкләренә ут капкан һәм 12 майда Нагорный поселогындагы бер хуҗалык абзарында ут чыккан.

Райондагы янгын частеннан хәбәр итүләренчә, Нагорный поселогында чыккан ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә төнлә, сәгать бер тулганда телефоннан шалтыратып әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, блоктан төзелгән, профнастил белән япкан түбә ут эчендә була. Янгын электр челтәрендәге кыска ялганыштан аркасында чыккан, дип фаразлыйлар белгечләр.

Язгы матур, җылы көннәр башлану белән республикабызда янгын чыгу очраклары арта. Бу казаларның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндиләр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев