Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы җитәкчеләре армиядә хезмәт итү еллары турында сөйли

–Безнең буын егетләренә армия хезмәтенең ике ел вакыты туры килде. Мин район хәрби комиссариаты аша 1984 елның маенда хезмәткә алындым. Аңа кадәр ярты еллап “ХХII партсъезд” колхозында (Иске Үтәмеш авылы) хисапчы (учетчик) булып эшләдем.

Без игезәкләр, гадәттә, алар бергә хезмәт итәргә тиеш булса да, безгә алай насыйп булмады. Җәлил берәр ай иртәрәк Әлмәт военкоматы аша китте. Ул Йошкар-Олада хезмәт итте. Минем армия хезмәте – Чехословакиядә. Берәребезне күчерүләрен сорап документлар да туплый башладым, тик бу бик озак процесс, хезмәтегез төгәлләнергә дә мөмкин дигәч, бу нияттән кире кайттым.

Мотоукчылар взводында хезмәт иттем. Рәсем ясау осталыгым анда да ярап куйды. Кызыл почмактагы элмә такталарны, бизәлешне яңартып чыккан өчен отпуск бирделәр. 15 көнлек ялымда игезәгем янына да барып кайттым. Хатлар язышып торсак та, бик сагындырган. Взводта Татарстаннан бер кеше дә юк иде, татарлар турында әйтәсе дә түгел.

Армиядән 1986 елның апрелендә кайттым һәм шул елны ук Казан инженерлык-төзелеш институтына (КИСИ) (хәзер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) укырга кердем. Анда, архитектор профессиясе белән беррәттән, хәрби кафедрада укып, лейтенант дәрәҗәсен алдым.

Муса ВИЛДАНОВ,

район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

 

Муса Вилданов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев