Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән остасы ике кичтә бер кулъяулык чиккән

Район үзәгендә яшәүче Шамил һәм Гөлнәзирә Биктаһировлар өенең кунак бүлмәсен дистәләгән картина бизи.

Матур табигать, кошлар, хайваннар сурәтләнгән иҗат эшләре 74 яшен тутыручы хуҗабикә Гөлнәзирә апаныкы.

-Мулине җепләр белән чигүгә чынлап торып 10 еллар элек тотындым. Әүвәл мәчет рәсемнәре ясап, туганнарга тараттым, - ди ул.

Гөлнәзирә апа Иске Үтәмеш авылы кызы. Югары Чегодай егете Шамил белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Хәзер район үзәгендә яшиләр.

-Кыз чакта кул эшләрен белеп үстек. Элек  артбуйлар  чигә идек – бу бәйрәм вакытларында, кунаклар җыйганда түргә эленә торган чәчәкле тасма. Карават кырыена чигелгән япма җәйдек, андый бизәкләрне стеналарга да элдек. Ул вакытта чигелгән кулъяулыкларның исәбе юктыр. Ике кич утырсаң, бер кулъяулык әзер инде ул, - дип үткәннәрне искә алды кул эше остасы.

Бәйләү, чигү серләренә авыл кызлары бергәләшеп төшенгәннәр.

-Безнең әти төнгегә каравылга йөри иде. Ул эшкә киткәч, бездә аулак, кызлар белән җыелабыз, кем чигә, кем бәйли дигәндәй, шунда ничектер өйрәнелгән кул эшләренә.  Ул вакыттагы  тәҗрибә балалар үстергәндә, аларга свитер, джемперлар дә бәйләгәндә бик ярап куйды, - дип дәвам итте Гөлнәзирә Нәбиулла кызы.

Әңгәмәдәшем яңа эшен башлаган - канва тукымасындагы агач ботакларына песнәкләр ”кунган”.

-Әгәр әзер рәсем төшермәсәң,  канваны квадратларга  бүлеп сызасы, бер квадратта  100ләп шакмак була, рәсем  чиккәндә бер  шакмакка дүртәр тапкыр төртергә кирәк. Вак эш булса да, шөгылем бик ошый. Табигать күренешләрен, кошлар, җәнлекләр образларын чигәргә яратам, мәктәптә укыганда рәсем ясарга хирыс идем. Дөнья мәшәкатьләрен онытасың,  шул арада бисмилласын әйтәсең, догаларны искә төшерәсең. Бу шөгыльдән туктасаң, эч поша башлый, - ди ул.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев