Чирмешән лицее укытучысы грант откан
Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Камалова “Безнең яңа укытучы” дигән грант откан.
Ул яшь педагогның беренче өч елында хезмәт хакына айга 10 мең сум өстәмә түләү бирүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурста катнашу өчен 500дән күбрәк яшь укытучы гариза биргән, аны 200 кеше откан.
Грантның максаты – кадрлар кытлыгын бетерү, перспективалы педагогларга ярдәм күрсәтү, аларның һөнәри үсешенә мотивация булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев